Зур Өтәк авылында яшәүче Әлфинур белән Фәрит Зиннәтуллиннар өчен бәхетнең сере – сабырлыкта, хезмәттә һәм туган җиргә тугрылыкта
Әрә елгасы буенда урнашкан Зур Өтәк авылы – районыбызның иң матур почмакларының берсе. Елганың тыныч агышы, киң болыннары, яшел урманнары бирегә килгән һәркемне сокландыра. Шуңа күрә авыл белән бәйләнеше булмаган кешеләрнең дә нәкъ менә шушы төбәкне сайлап, йортлар салып төпләнүенә гаҗәпләнерлек түгел.
Әмма авылның иң зур хәзинәсе – табигате генә түгел, ә кешеләре. Зур Өтәктә яшәүче Әлфинур һәм Фәрит Зиннәтуллиннар – хезмәт белән тормыш корган, туган җирнең кадерен белгән иң күркәм гаиләләрнең берсе.
«Чыкмасаң, өйгә керәбез...»
Әлфинур апа – күрше Тау Иле авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китү турында уйламый да.
– Безнең заманда авылдан китү дигән уй башыма да кермәде. Колхозда сыер саудым. Җәйләрен болынга чыгып эшли идек, – дип искә ала ул.
Ә менә Фәрит абый кызны озак йөреп түгел, авылча тәвәккәллек белән яулый.
– Бер көнне дустын ияртеп болынга, сыер сауган җиремә килде. «Бүген машина белән килеп алам, чыкмасаң, өйгә керәбез», – ди бу. Ул чакта әти-әнидән ояла торган заман бит. Өйгә кермәсеннәр дип, чыгып утырдым инде машинага, – дип көлә Әлфинур апа.
Ул елларда бу хәл гаҗәп түгел. Яшьләр шулай гаилә корып җибәрә, икенче көнне үк бабай килеп никах укый. Менә шулай Зиннәтуллиннарның уртак тормышы башлана да инде.
Биш бала – иң зур байлык
Шул көннән башлап инде 53 ел иңгә-иң куеп яшиләр.
– Бай без, – дип елмая Фәрит абый. – Биш бала үстердек. Тагын бер малай булса да ярар иде әле...
Гаиләдә Фәргать, Гүзәл, Гөлнара, Гөлназ һәм Венера дөньяга килә. Бүген инде сигез онык, өч оныкчык әби белән бабайның иң зур куанычы. Балалар, оныклар кайтса, өй тагын да ямьләнә.
Хезмәт белән үткән гомер
Зиннәтуллиннарның бөтен тормышы хезмәттә үтә. Әлфинур апа колхозда сыер савучы булып эшли. Җәйләрен болынга чыгып, көненә егермеләп сыерны кул белән сава.
– Авылларның гөрләп торган чаклары. Әгъзам Саматович төзеткән фермалар зур уңыш белән эшләде, халык та күп иде. Эш авыр булса да, күңелле чаклар, яшьлек белән сизелмәгән, – дип сөйли ул.
Колхоз таралгач, биш ел почтальон булып йөри. Җәяүләп газета-журнал ташу җиңел булмагандыр, әмма Әлфинур апа зарлана торганнардан түгел.
Фәрит абый исә башта авыл хуҗалыгы техникасы өлкәсендә, аннары кирпеч заводында чирек гасыр хезмәт куя. Мал-туар асрыйлар, бакча тулы яшелчә үстерәләр, печән әзерлиләр, йорт-җирләрен тәртиптә тоталар.
– Гомер буе ял итә белмәдек. Хәзер дә тик утыру безнең холыкта юк, – дип көлә гаилә башлыгы.
Сабырлык кирәк
Ярты гасырдан артык бергә яшәүнең серен сорагач, икесе дә озак уйлап тормый.
– Сабырлык кирәк. Бер-береңнең әйткән сүзен күпертеп җибәрмәскә. Гаиләдә гел ал да гөл генә булмый. Юл куя белү мөһим, – ди Әлфинур апа.
Фәрит абый да хатынының сүзләрен куәтләп баш кага.
– Аерылышам дип яшәмәдек. Авыр чаклар да булды, әмма барысын да бергә үткәрдек.
Яшьлектә уйланылмаган...
Фәрит абый хезмәт юлын искә алганда күңелне әрнетерлек хатирәләр дә яңара. Бер вакыт Түбән Камадан ягулык урынына җитештерү калдыклары алып кайталар. Еллар буе шул мохиттә эшләргә туры килә.
– Агачларның да яфраклары саргая иде. Без исә шул һаваны сулап эшләдек. Яшь чакта уйлап карамаганбыз. Хәзер менә сәламәтлеккә тәэсире сизелә. Күзләргә берничә операция кичерергә туры килде, хәтта Уфага кадәр бардык, – ди ул.
Ләкин тормыш сынаулары аларны зарланырга түгел, кадерен белеп яшәргә өйрәткән.
Бәхетнең адресы – туган авыл
Бүген Зиннәтуллиннар өчен иң зур бәхет – балаларның, оныкларның кайтып йөрүе, әти-әни янәшәсендә булу.
– Яшьлек сагындыра, әлбәттә. Кайчак күңел һаман яшь кебек. Елларның шулай тиз узуына үзебез дә ышанып бетмибез, – ди Әлфинур апа.
Зур Өтәк авылында мондый гаиләләр булганда авылның киләчәге өчен борчыласы юктыр, мөгаен. Алар үзләре дә, балалары да хезмәтнең кадерен белә, туган нигезнең җылысын саклый.
Бер карар – машинага утырып китү, бер никах һәм ярты гасырдан артык дәвам иткән бәхетле тормыш... Кайчак язмыш нәкъ шулай гади генә башлана, ә дәвамын инде кешеләр үзләре яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев