Көч структуралары Казан янындагы нарколабораторияне ачыклаган
Яшәеш

Көч структуралары Казан янындагы нарколабораторияне ачыклаган

Казанның 30 яшьлек һәм Яшел Үзән районының 29 яшьлек кешеләре наркотикларны аеруча эре күләмдә җитештерү һәм сатуда шикләнү буенча кулга алынды. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, шикләнүчеләр Казан янында яшерен нарколаборатория оештырганнар. Тыелган матдәләрне Яшел Үзән һәм Биектау районнарында сатарга планлаштырганнар.

Тентү вакытында шикләнүчеләрдән 1,7 кг клефедрон алынды. Моннан тыш, яшерен лабораториядә 70 литр прекурсорлар, химик реактивлар, лаборатория җиһазлары һәм упаковка материалы булган. Ир-атлар кулга алынды.

Татар-информ


Нет комментариев