Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Камалдан» брендлы продукция кибетен ачты. Тантаналы ачылыш Кәрим Тинчуринның туган көнендә булды һәм татар театрының 120 еллыгына багышланды.

«Татар әдәбиятын яратучылар булган җирдә китаплар булырга тиеш, алар тәкъдим ителергә тиеш. Театрларга нәкъ безнең аудитория килә. Моңа андагы мөхит этәргеч бирә. Мондый коллаборация булган өчен театр җитәкчелегенә рәхмәт», — дип сөйләде журналистларга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Театрның беренче коллекциясе «Зәңгәр шәл» дип атала һәм ул 100 ел элек Кәрим Тинчурин язган шул ук исемдәге спектакльгә һәм пьесага багышлана
Сатып алучыларга ике вариациядә зәңгәр яулыклар, шулай ук футболкалар, шопперлар, кружкалар, бизәнү әйберләре, значоклар һәм хәтта чәй тәкъдим ителә. Татарстан китап нәшрияты белән коллаборация кысаларында биредә шулай ук китаплар сатылачак.

«Безнең өчен бу зур вакыйга. Монда сувенирлар һәм истәлекле әйберләр бар, әмма безнең өчен иң кадерлесе – монда татар китаплары булачак. Хәзер театр китапларының, татар китапларының тагын бер йорты бар», — дип ассызыклады Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев театр кибете ачылышында.
Киләсе коллекция Һади Такташка һәм «Югалган матурлык» спектакленең премьерасына багышланачак
дип хәбәр иттеләр театр кибетендә. Алга таба театр һәр премьерага яңа коллекцияләр тәкъдим итәргә планлаштыра.

«Татар театры тамашачылары һәм безнең укучыларыбыз – бер аудитория», – дип билгеләп үтте «Камалдан» ачылышында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Рөстәм Галиуллин.
Аның сүзләренә караганда, киләсе адым – Чаллы драма театрында татар китабы почмагын ачу. Татарстан китап нәшрияты мондый кибетләрне һәр татар театрында ачарга өметләнә.

Яңа театр сезонында Тинчурин театрында Татарстан китап нәшрияты почмагы барлыкка килде. «Камал»дагы кебек үк, китап нәшрияты продукциясеннән тыш, аның киштәләрендә «Татмедиа» медиакомпаниясе журналлары да бар. Фирма кибете татар театры дизайнында эшләнгән.
Татарстан китап нәшрияты филиалы Тинчурин театрының брендлы кием кибете янында урнашкан.

«Театр – без татар рухын һәм телебезне сакларга тырышкан урын ул. Бу нәкъ безнең тамашачы, ул яңа әсәрләр, татар китаплары белән танышырга тиеш. Бу кешеләрдә укуга мәхәббәтне үстерәчәк», — дигән ышанычын белдерде Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров.
Нет комментариев