Бер карасаң, андыйлар да юк түгел. Яз җиткәч, балкон төпләренә күз яшьләрсез карап булмый. «Кар каплар әле» дип, ни генә ташламыйлар... Ә бит чисталык үзебездән башлана!
Менә монда да чүпне алып чыкканнар да, подъезд төбенә генә куеп киткәннәр. Ә ике адым гына ераклыкта — чип-чиста, буш чүп контейнерлары тора. Алып барып салу шулкадәр авырмы? Кем җыярга тиеш соң аны?
Дворникларның да кеше икәнен онытмасак иде. Алар булмаса, күптән чүпкә батып беткән булыр идек.
Кыш көне кар күп явып, чүп машиналары контейнерларга барып җитә алмаган вакытларны искә төшерик әле. Контейнерлар тулып киткәч, зарланып кайда гына язмадыгыз…
Ә хәзер буш контейнерга чүпне илтеп салу нигә шулкадәр авыр?
Чисталык өчен һәркем үзеннән башласын иде. Чүпне кая теләсә шунда калдыру — кемнеңдер эше түгел, ә безнең барыбызның да җаваплылыгы.
Нет комментариев