14–20 сентябрь - Пациент иминлеге атналыгы (17 сентябрь — Бөтендөнья пациент иминлеге көне уңаеннан).
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Пациент иминлегенең әһәмияте медицина ярдәме күрсәткәндә зыян китерүне булдырмаудан гыйбарәт. Зыян китерү очракларының 50%тан артыгын (һәр 20 пациентка бер очрак) булдырмый калырга мөмкин. Андый очракларның яртысында сәламәтлеккә зыян дару препаратларын кулланудан килеп чыга.
Медицина учреждениеләрендә шундый хәлләрне булдырмау максатыннан пациентка түбәндәгеләрне белергә кирәк:
- билгеләнгән препаратларның исемнәрен һәм дозаларын тикшерергә, бигрәк тә табиб алыштырганда;
- мөмкин булган өстәмә тәэсирләрне һәм препаратларның бер-берсе белән тәэсир итешүен ачыкларга;
- кулларны даими юарга, бигрәк тә ашау алдыннан һәм хастаханәдә өслекләргә кагылганнан соң;
- диагнозга шикләнгәндә, аны берничә белгеч белән ачыкларга, икенче фикер сорарга;
- операция яки процедура алдыннан нәкъ нәрсә эшләнәчәген ачыкларга;
- табибларга сораулар бирергә һәм катлаулы терминнарны аңлатуны сорарга оялмаска, диагноз, дәвалау ысуллары һәм фаразлар буенча аңлатма таләп итәргә;
- анализлар алганда лаборанттан стерильлек кагыйдәләре үтәлүен (перчаткаларны алыштыру, пациент янында стериль упаковка ачу) сорарга оялмаска;
- бушлай медицина ярдәменә хокукларыңны һәм дәвалаудан баш тарту шартларын белергә кирәк;
- нәрсәдә дә булса хокук бозу булганда иминият компаниясенә яки Росздравнадзорга мөрәҗәгать итәргә;
- пациент хокуклары 2011 елның 21 ноябрендәге №323-ФЗ «Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законы белән билгеләнгән һәм ныгытылган.
Исегездә тотыгыз: үз сәламәтлегегез өчен җаваплылык — сезнең кулыгызда. Сораулар бирү, ачыклау һәм хокукларыгызны белү куркынычсызрак дәвалауга ярдәм итә.
Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Нет комментариев