Мамадыш-Әкилдә Мәхмүт Галиевның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль викторина узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мамадыш-Әкилдә Мәхмүт Галиевның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль викторина узды

Чара барышында укучылар юбилярның бай тормыш юлы һәм иҗаты белән җентекләп таныштылар.

Мәхмүт Галиев сүзләренә язылган, күңелләрне җылыта торган матур җырларны тыңладылар. Балалар шигърият дөньясына тулысынча чумдылар һәм әдипнең иҗаты буенча әзерләнгән кызыклы викторина сорауларына зур активлык белән җавап бирделәр.

- Мондый чаралар яшь буында туган телгә, әдәбиятка һәм милли мирасыбызга карата олы хөрмәт тәрбияли. Катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, – дип яза Мамадыш-Әкил китапханәсе мөдире Гөлназ Салаватова.


Нет комментариев