Татарстанда поши һәм башка җәнлекләргә ау сезоны башланды
Яшәеш

Татарстанда поши һәм башка җәнлекләргә ау сезоны башланды

Бу хакта ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: ТНВ

Бүгеннән аучылар ак куян, төлке, корсак, шулай ук барлык җенес-яшь төркемнәрендәге пошины аулый ала. Тиреле җәнлекләргә сезон 2027 елның 28 февраленә кадәр, пошига — рөхсәттә күрсәтелгән срокларга ярашлы 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Ведомствода ау кагыйдәләрен үтәү, рөхсәт ителгән ау нормаларын һәм корал белән эш иткәндә иминлек техникасын саклау кирәклеге искә төшерелде.

ТНВ


Нет комментариев