Олы Шырдан авылында «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» исемле спорт-сәламәтләндерү чарасы узды
Олы Шырдан авылы мәдәният йортында «Активное долголетие» республика программасы кысаларында чаралар дәвам итә.
Бу программа өлкән буын вәкилләренә актив тормыш рәвеше алып барырга, сәламәтлекләрен ныгытырга, яңалыклар үзләштерергә һәм фикердәшләре белән аралашырга мөмкинлек бирә.
Шушы уңайдан Олы Шырдан авылында «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» исемле спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Спорт белән шөгыльләнү өлкәннәр өчен физик яктан да, рухи яктан да бик файдалы. Ул сәламәтлекне ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта, күтәренке кәеф бүләк итә һәм тормышка дәрт өсти.

«Активное долголетие» – ул сәламәтлек, хәрәкәт һәм җылы аралашу. Чараның иң күңелле мизгелләре исә чәй табыны артында дәвам итте. Катнашучылар самоварда кайнаган хуш исле чәй һәм кайнар коймак белән сыйланып, истәлекләре белән уртаклашып, рәхәтләнеп аралаштылар.
Бу хакта Олы Шырдан авылы мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев