Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылы мәдәният йортында «Үткәннәр белән танышу» исемле музей бүлмәсенә экскурсия узды

Музей – ул үткәннәр белән очрашу урыны. Биредә халкыбызның тарихын, көнкүрешен һәм мәдәни мирасын чагылдырган кадерле ядкәрләр саклана.

Экскурсия барышында балалар борынгы көнкүреш әйберләрен зур кызыксыну белән карадылар, аларның тарихы, кемнәр кулланганлыгы турында күп сораулар бирделәр. Һәр экспонатның оста куллар хезмәте нәтиҗәсе булуын аңладылар.

Үткәнне белү, тарихи мирасыбызны саклау һәм яшь буынга җиткерү – бик мөһим. Балаларны татар халкының милли мәдәнияте белән таныштыру аларда үз халкыбызга хөрмәт, туган як тарихына кызыксыну тәрбияли. Халык әйткәнчә: «Искене онытма – ул яңалыкны тота».

Бу хакта Татар Танае авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Флера Җамматова хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев