Дини тәрбия – киләчәккә салынган ныклы нигез
Үсеп килүче буынга милли һәм рухи кыйммәтләрне җиткерү, алар күңелендә әдәп-әхлак орлыклары салу – җәмгыятьнең иң мөһим бурычларының берсе. Шушы максаттан Күгәй мәчетендә балалар өчен эчтәлекле һәм файдалы очрашу үткәрелде.
Чараның төп максаты – яшь буынны мәчет тормышы белән якыннан таныштыру, Ислам диненең асылын аңлату һәм аларда иманга, әхлакка нигезләнгән тормыш кыйммәтләрен тәрбияләү иде.
Очрашу барышында балалар мәчетнең тарихы һәм әһәмияте белән таныштылар, Ислам диненең нигезләре, иман шартлары, Коръән Кәримнең бөеклеге, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең күркәм холкы һәм мөселман әдәбе турында кызыклы вәгазь тыңладылар. Нәни кунаклар зур игътибар белән тыңлап кына калмадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Ихлас әңгәмә һәр баланың күңелендә тирән эз калдырды.
Күгәй мәчете имамы Алмаз хәзрәт Шәйхнуров үз чыгышында дини тәрбиянең әһәмиятенә аерым тукталды:
– Бала күңеленә кечкенәдән үк игелек, шәфкать, намус һәм җаваплылык орлыклары салынса, ул киләчәктә дә шул кыйммәтләргә тугры булып үсәчәк. Мәчет – гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә рухи тәрбия мәктәбе дә. Безнең максат – балаларны диннең асылын аңларга, әти-әниләрен хөрмәт итәргә, өлкәннәрне олыларга, Ватанын һәм халкын яратырга өйрәтү. Иманлы яшьләр – җәмгыятебезнең иң зур байлыгы, киләчәгебезнең ныклы терәге, – дип билгеләп үтте ул.
Чыннан да, Ислам дине кешеләрне тынычлыкка, татулыкка, үзара хөрмәткә һәм ярдәмләшүгә өнди. Ул күңелләрне пакьләргә, начар гадәтләрдән һәм бозык гамәлләрдән ерак торырга өйрәтә. Милләтебезнең рухи мирасы да нәкъ менә шушы кыйммәтләргә нигезләнгән.
Очрашу Коръән Кәрим аятьләрен уку белән дәвам итте. Аннары балалар, имам һәм килгән кунаклар чәй табыны артында җылы аралаштылар. Самими мохиттә узган сөйләшүләр һәркемгә күтәренке рух, күңел тынычлыгы һәм матур тәэсирләр бүләк итте.
Мондый очрашулар яшь буынның рухи дөньясын баетуга, аларда милли һәм дини үзаңны ныгытуга хезмәт итә. Балаларның күңелләрендә Ислам диненә мәхәббәт тагын да артсын, иманнары нык булсын. Аларның һәркайсына әдәпле, инсафлы, белемле булып үсәргә, динебезгә, халкыбызга һәм газиз Ватаныбызга файдалы шәхесләр булырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев