Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында «Көйне бел» дигән мәдәни чара узды

Бу очрашу – халык моңына мәхәббәт, аралашу шатлыгы һәм рухи ял мизгелләренә бай чын бәйрәм булды.

- Чара башында гармунчыбыз Тәлгать Вәлиев үзенең оста уены белән залдагыларның күңелен дәртләндереп җибәрде. Беренче аккордлардан ук апаларның йөзләрендә елмаю балкыды. Таныш көйләр яңгырауга, чарада катнашучыларыбыз гармунга кушылып бертавыштан җырлап утырдылар. Бу мизгелләрдә залны уңай энергия, җылылык һәм ихласлык биләп алды, – дип сөйли Олы Ачасыр авылы мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Җырлар арасында авыл халкы үзләренең яшьлек хатирәләре, мәхәббәт, дуслык, авыл тормышы турында күңелле истәлекләр белән уртаклашты. Һәр җыр – бер хикәя, һәр көй – бер язмыш. Алар аша безнең бабаларыбызның, әниләребезнең яшәү рәвеше, хисләре, шатлыклары һәм кайгылары чагыла.

Соңыннан рәхәтләнеп биеп тә алдылар әле. Гармун көенә бию – ул гомерлек тәҗрибә, ул яшьлек рухы. 

Мондый чаралар өлкәннәрнең актив тормыш рәвеше алып баруларына, аралашуларына, ял вакытларын күңелле үткәрүләренә зур ярдәм итә. Ул аларга яшьлекне искә төшерергә, көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, күңелләренә ял бирергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев