Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авылында яшәүче Фаадия һәм Мәгъсүм Шәйхетдиновлар гомер буе хезмәттә дә, тормышта да иңгә-иң куеп атлый

Авылның күрке – матур йортлар гына түгел, ә анда яшәүче кешеләр. Бер-берсен хөрмәт итеп, хезмәттән тәм табып, балаларын туган җиргә мәхәббәт белән тәрбияләгән гаиләләр авылның иң зур байлыгы булып кала. Бишнә авылында яшәүче Фаадия һәм Мәгъсүм Шәйхетдиновлар нәкъ менә шундыйлар.

Илсөя Садыйкова фотолары, «ЯҮ»

Алар йортына килеп керүгә үк күңелгә җылылык иңә. Табын әзерләүдә дә икесе бергә мәш килә. Күп йортларда кунакны хатын-кыз каршы алып йөрсә, монда Мәгъсүм абый да читтә калмый: табын кора, чәй әзерли, тәмле коймаклар чыгара. Бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләре һәр хәрәкәтендә сизелә.

– Җиләк кайнатмасы да бергәләп җыйган җиләктән. Шуңа күрә тәмлерәк тә кебек, – дип елмая Фаадия апа.

Бу сүзләрдә генә дә аларның гомер буе кулга-кул тотынып яшәүләре чагыла.

Язмыш очраштырган

Фаадия апа Биектау районының Мажар авылында үсә. Яшь чагында фермада хезмәт куя. Дусты Фәния Бишнә егетенә кияүгә чыккач, язмыш аны да шушы авыл белән бәйли.

Фаадия һәм Мәгъсүм Шәйхетдиновлар яшь чакларында

– Фәния белән бергә фермада эшләдек. Мәгъсүм белән дә аның аркылы таныштык, – дип искә ала ул.

Ә Мәгъсүм абый ул көннәрне елмаеп күңелендә яңарта:

– Иптәш малай тракторда эшли иде. «Таныштыр әле бер кыз белән», – дидем. 6 ноябрьдә очраштык, ә 20 декабрьдә инде алып та кайттым. Тимерне кызуында суктым.

Шул көннән башлап алар инде 48 ел иңгә-иң куеп гомер итә.

Хезмәттә үткән яшьлек

Мәгъсүм абыйның бөтен хезмәт юлы диярлек туган авылында үтә. Мәктәптән соң ук механизатор таныклыгы ала һәм совхозда эшли башлый.

– 1972 елны совхоз бүленгәч, шунда калдым. Дизель тракторында да эшләдем, комбайнда да йөрдем, соңрак эретеп ябыштыручы булдым. Лаеклы ялга чыккач та, эшкә чакырганда, баш какмадым. Җир үзенә тарта инде ул. Хәзер дә аерылып булмый әле. Язгы кыр эшләре вакытында өйгә кайтып та җитә алмый идек. Көне-төне басуда үткәргән вакытлар булды. Авыр иде, әмма яшьлек белән сизелмәгән һәм рәхәт чаклар бүген дә сагындыра, – ди ул.

Фаадия апаның хезмәт юлы да авыл хуҗалыгы белән бәйле. Башта сыер сава, аннан бозау карый, соңрак ясалма орлыкландыручы, бригадир булып эшли.

– Без гөрләп эшләгән совхоз күз алдында юк булды. Күпме хезмәт салынган урыннар җимерелеп бетте, – дип көрсенә ул. – Лаеклы ялга чыккач та тагын биш ел бригадир булып хезмәт иттем. Булсын дип тырыштык, алны-ялны белмәдек.

Бәхетне читтән эзләмәгәннәр

Өйләнешкәч, башта Мәгъсүм абыйның төп йортында яшиләр. Ул чакта ишле гаиләдә әле өйләнмәгән ике энекәше дә була. Яшь гаиләгә совхоз фатир бирә.

Фаадия һәм Мәгъсүм Шәйхетдиновлар бүгенге көндә

– Без ул фатирда өч ел гына тордык. Үз йортыбыз белән яшисе килде. Авыл кешесенә җир, бакча кирәк, мал асрыйсы килә бит, – ди Фаадия апа.

Бүген дә алар шул йортта бәхетле гомер итә. Ике бала үстергәннәр. Кызлары Гүзәл Яшел Үзәндә шәфкать туташы булып эшли. Ә уллары Мансур, шәһәрдә үзен сынап караса да, күңел кушуы буенча авылга кайта.

– Авылдан китәсе килмәде аның. Хәзер үз хуҗалыгы бар. Алты сыер, дүрт бозау асрыйлар, – ди Мәгъсүм абый горурланып. – Киленебез Ләйсән дә авыл тормышын үз итә. Бүген сөт продукциясе җитештереп, авыл халкын гына түгел, тирә-күрше авылларны да тәэмин итәләр. Улыбызның бөтен техникасы бар. Чәчә дә, ура да, печәнне дә үзе әзерли. Пай җирләрен үзебез эшкәртәбез, әле арендага да алдык. Шөкер, җитәрлек азык әзерлибез.

Хезмәттән тәм табып

72 яшьлек Мәгъсүм абый белән 68 яшьлек Фаадия апа бүген дә тик утырмый.

– Печән өсте әле бетте генә. Кылны кырыкка ярыр чакта балаларга булышмыйбызмы инде?! Ходай сәламәтлек биргәндә ярдәм итәсе килә, – диләр.

Фаадия һәм Мәгъсүм Шәйхетдиновлар бүгенге көндә

Үзләре дә бакча тутырып бәрәңге үстерә, тавык-чебеш асрый.

– Ял итә беләсезме? – дип сорыйм.

– Басуга чыгабыз, җиләк җыябыз, мунча себеркесе әзерлибез. Безнең өчен иң рәхәт ял шул, – дип көләләр.

– Бәхет сере нидә?

Мәгъсүм абый белән Фаадия апа бу сорауга җавапны озак уйламады.

– Без бит яшь чакта сирәк күрешә идек. Мин иртәнге дүрттә фермага чыгып китәм. Балалар әтиләрендә кала. Аларны мәктәпкә, бакчага ул озата. Мин өйгә уннарда гына кайтып җитә идем. Кичке савымга яңадан китәм. Мәгъсүм кайтканда без инде йоклыйбыз. Вакыт җитмәгәнгә әйткәләшергә дә җай булмагандыр, – дип көлә Фаадия апа.

– Ә хәзер вакыт күп. Теләсәң әйткәләшергә була, – дип сүзгә кушыла Мәгъсүм абый.

Икесе дә көлеп җибәрә. Ләкин бу шаяру артында зур хакыйкать ята. Аларның бәхете – хезмәттә, бер-береңә юл куя белүдә, уртак эштә. Парлашып гомер итүнең матур үрнәген күрсәткән бу гаиләгә карап, бер фикергә киләсең: мәхәббәт ул зур сүзләр белән генә түгел, ә көндәлек тормыштагы вак кына игътибарда, бергә җиләк җыюда, табынны икәүләп коруда, хезмәтне дә, тормышны да уртак итеп күтәрүдә икән.

Шәйхетдиновлар гаиләсе – Бишнәнең генә түгел, бүгенге авыл тормышының да күркәм үрнәге. Мондый гаиләләр булганда авылның киләчәге дә ныклы, өметле. Озак еллар шулай тигезлектә, эшләп тапкан малыгызның бәрәкәтен, рәхәтен күреп яшәргә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев