Бәрәңгедән кайнатма
Тәмлетамак

Бәрәңгедән кайнатма

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Әйе, бәрәңгедән кайнатма гына ясап карамадык бугай инде бу тормышта. Әйдәгез, анысы да үкенечкә калмасын, бераз гына булса да әзерләп, авыз итеп карыйк. Черри помидорларыннан кайнатучы булдымы? Йә, ничек, ярыйсымы? «Әйтәм әле»дә уртаклашагыз әле фикерләрегез белән. Һичьюгы, тузга язмаган рецептларыгыз белән баш катырасыз, дип, шелтәләп булса да шалтыратыгыз.

КИРӘК:

  • бәрәңге – 330 гр
  • шикәр комы – 250 гр
  • ваниль шикәре – 10 гр
  • су – 80 мл
  • ром – 20 мл (булмаса да ярый)
  • 1 ч.к. (барысы бергә) – тигез күләмдә төелгән тәмләткечләр (имбир, корица, канәфер, мускат чикләвеге) катнашмасы – кайсылары бар, шуларын кулланасыз.

Бәрәңгене чистартып, пешерергә һәм изәргә. Шикәр эретелгән суны кайнатып чыгарырга, шуңа бәрәңгене, тәмләткечләр, ваниль шикәрен кушарга һәм утны басып, бертуктаусыз болгата-болгата 15 минут пешерергә. Әзер булырга бер минут кала ром өстәргә (теләк буенча). Кайнатманы стерильле банкаларга тутырып, кышка да калсын дисәгез, капкачлап куярга.


Нет комментариев