Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Яклар Татарстанның агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүне, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрен яклау һәм модернизацияләүне тикшерделәр.
Хезмәттәшлекнең бөтен вакыты дәвамында «Росагролизинг» республикага 10 мең берәмлек техника китерде. Татарстан мондый күрсәткечкә ирешкән беренче һәм әлегә бердәнбер төбәк булды.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфигин һәм «НЭФИС» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Михаил Сыровацкий катнашты.
Татар-информ
Нет комментариев