Осиновада 1 яшьлек бала чәйни торган тәмәке йотып агуланган
Яшәеш

Осиновада 1 яшьлек бала чәйни торган тәмәке йотып агуланган

Узган атнада Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 945 чакыру килгән.

Шуларның 567се – шәһәрдән, 378е районнан булган. 392 кеше госпитализацияләнгән: 255е – шәһәрдән, 137се – районнан.

  1. Засорин урамында 42 яшьлек ирне танышы кыйнаган. Кабыргалары сынган зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.
  2. Ленин урамындагы кафеда кыйналган 38 атналык авыры булган 42 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән.
  3. Сәйдәшев урамында бина өстеннән егылып төшеп кулын сындырган 39 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән. Аны травматологиягә китергәннәр.
  4. Осиновоның Комаров урамында 1 яшьлек бала чәйни торган тәмәке йоткан. Никотиннан агуланган сабыйны балалар хастаханәсенә китергәннәр. 

Нет комментариев