ЕФС-1 хисапларын тапшыру вакыты яки тәртибе бозылган очракта, эш бирүчеләргә финанс санкцияләре кулланылырга мөмкин. Әмма законда эш бирүчеләргә штраф күләмен яртылаш киметергә мөмкинлек бирүче ташламалы чор каралган.
Ташламаны ничек алырга?
Әгәр штрафны таләп алынган вакыттан алып беренче 10 календарь көн эчендә түләсәгез, сумма нәкъ яртылаш кими. Бу кагыйдә 27-ФЗ номерлы Федераль законның 17нче маддәсендә каралган финанс санкцияләренең барлык төрләренә дә кагыла. Штрафны түләүнең гомуми срогы – 20 календарь көн, әмма аның яртысын гына түләү өчен 10 көн эчендә сыешырга кирәк.
Мөһим шартлар:
- Ташлама күрсәтелгән срокта ирекле түләгәндә генә гамәлдә була.
- Әгәр эш бирүче 10 көнлек чорны уздырып җибәрсә, штраф тулы күләмдә түләтелә.
- Әгәр җаваплылыкка тарту турындагы карарга судта дәгъва белдерелсә, ташлама кулланылмый.
Ничек котылырга?
Закон эш бирүчеләргә финанс санкцияләреннән тулысынча котылу мөмкинлеген дә бирә.
Әгәр эш бирүче мөстәкыйль рәвештә хисапта хата тапкан һәм СФР белгечләре эшләгәнче төгәлләштерелгән мәгълүматларны җибәргән икән, финанс санкцияләре кулланылмый.
Ә фондтан хатаны төзәтергә кирәклеге турында хәбәр алганда, иминиятләштерүчегә мәгълүматларны дөресләп тапшыру һәм штраф түләмәс өчен 5 эш көне бирелә.
Нет комментариев