Россия Дәүләт Думасына сайлаулар тәмамлану уңаеннан Казанның «Казан» гаилә үзәге янында уза торган «Бергә булу вакыты» фестиваленең ахырында Татарстан халкына сәхнәдән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
«Сезнең гражданлык позициягез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Сайлаулар бернинди кыенлыкларсыз, уңышлы узды. Һәм бу сезнең тормыш һәм гражданлык позициягезне чагылдыра», — дип ассызыклады ТР Рәисе.
Фестиваль Казанның «Чаша» дивары янында көне буе, 22:00гә кадәр узды. Концерт программасының хедлайнерлары Мия Бойка, Татьяна Куртукова, «Кар-Мэн» һәм «Отпетые мошенники» группалары булды. Ә чара Салават Фәтхетдинов чыгышы белән тәмамланды.
Татар-информ
Нет комментариев