Бу киңәшкә битараф кала күрмәгез. Хәзер һава торышы көзгә алыша, күпләребезнең сәламәтлеге төрле авыру инфекция-бактерияләренә каршы торырлык түгел. Аннары меңәр сумлык дарулар алып дәваланганчы, алдан ук гап-гади профилактика чараларын куллану отышлырак булыр.
Шул нибары бер-ике канәферне чәйнәү организмга нинди йогынты ясый инде, дисезме?
- Йөрәкне ныгыта, кан басымын төшерә.
- Үпкәләрне какрыктан чистарта һәм бактерияләрдән саклый.
- Теш авыртуын кисәтә, сулышны сафландыра, ялкынсынуларга каршы көрәшә.
- Хәтерне яхшырта, буыннарны саклый һәм бавырны сәламәтләндерә.
- Канда шикәр күләмен көйли. Канәферне йотарга кирәкми, әкрен генә «согын» йотып, авызыгызда «әвәләгез». Көн саен шулай эшләсәгез, берәр атнадан нәтиҗәсен сизми калмассыз.
Нет комментариев