Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлаттан Зиннур Хәбибуллин Беларусь биатлон Кубогының бронза призеры исеменә лаек булды

2026 елның 23–24 июлендә Беларусьнең Гомель өлкәсендәге Речица шәһәрендә яшүсмерләр арасында биатлон буенча «Беларусь биатлон федерациясе Кубогы» халыкара ярышларының I этабы узды.

Җәйге этапта яшь спортчылар йөгерде һәм пневматик винтовкадан атып, масс-старт һәм катнаш эстафета дисциплиналарында көч сынашты. Ярышларда Беларусьнең төрле төбәкләреннән, шулай ук Россия Федерациясе һәм Үзбәкстаннан килгән яшь биатлончылар катнашты.

Безнең өчен аеруча сөенечле хәбәр!

2014–2015 елгы егетләр арасында масс-старт ярышында Татарстанның Норлат авылыннан Зиннур Хәбибуллин искиткеч нәтиҗә күрсәтеп, бронза медаль яулады!

Зиннурны һәм аның тренерларын чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы стартларда да яңадан-яңа җиңүләр, уңышлар һәм зур спорт казанышлары телибез!

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев