Укучы фикере.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Тормыш авыр, акча юк, барысы да кыйммәт дип зарланабыз да… Ә мин соңгы елларда бер нәрсәне күзәтәм, кызлар. Өйләрендә эт, мәче асраучылар саны елдан-ел арта. Моны ветеринария клиникаларының, зоокибетләрнең күбәюеннән дә күрергә була. Иртән урамга чыгып карасаң – паркларда эт белән һава суларга чыккан кешеләр күпме! Ә бит этне урамга алып чыгу гына түгел. Аны ашатырга кирәк. Бәдрәфе өчен махсус әйберләр алырга, прививкаларын ясатырга кирәк. Вакыт-вакыт ветеринарга алып барасы. Авырып китсә – дәвалау, дару, анализлар…
Мәче тотучыларның да чыгымнары аз түгел. Шунда уйлап куям: бәлки, без үзебез уйлаган кадәр үк начар яшәмидербез әле? Әлбәттә, кемнеңдер хайван асравы – аның бай яшәвен аңлатмый. Кемдер өчен эт яки мәче – гаиләнең бер әгъзасы һәм ул кеше башка нәрсәләрдән экономияләп, шуңа акча таба. Ләкин, гомумән, җәмгыятькә карасаң, кешеләрнең йорт хайваннарына да акча, вакыт һәм мөмкинлек табуы – тормышыбызның кайбер яклары турында уйланырга мәҗбүр итә.
Бәлки, безгә кайчак «акча җитми» дип түгел, «акчабызны нәрсәгә тотабыз» дип сорарга кирәктер? Сез ничек уйлыйсыз, газета укучылар? Хайван асрау – бүгенге көндә инде «байлык» түгел, ә гадәти тормыш күрсәткечеме?
Нет комментариев