Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Яшел Үзән районының табигать хәзинәләре белән танышты

Экологик-агарту эшчәнлеге кысаларында Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр Яшел Үзән районының аеруча саклана торган табигать территорияләре турында кызыклы мәгълүмат алды.

Балалар зур кызыксыну белән Кристина Валерьевнаның туган якның табигать почмаклары турындагы мавыктыргыч докладын тыңлады. Алар тыюлыкның эшчәнлеге, табигый үзенчәлекләре белән танышты.

Моннан тыш, укучылар Яшел Үзән районының табигать һәйкәлләре – Бело-Безводное, Соры челәннәр төркеме, Ильинская балка, Зөя елгасы турында да күп яңалык белде.

Очрашу ахырында балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлады һәм һәркемгә табигатьнең байлыгын сакларга ярдәм итәчәк файдалы киңәшләр белән танышты.

Әлеге эчтәлекле һәм файдалы экологик чараны оештырган һәм үткәргән өчен «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчесе Виталий Владимирович Константиновскийга һәм баш белгеч Кристина Валерьевна Лифатовага ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Нәкъ менә шундый чаралар табигатьне яратучы, аны кадерләп саклаучы яшь буын тәрбияләүгә зур өлеш кертә. 

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев