Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хәмидуллиннар - Яшел Үзән районы Бишнә авылының үрнәк гаиләсе

Бишнәдә кешеләргә үрнәк булырлык тагын бер гаилә турында язасым килә: Нәгим абый һәм Фәрзәнә апа Хәмидуллиннар гаиләсе ул.

Фото: авторның шәхси архивыннан

Кызганычка каршы, Нәгим абый иртә вафат булды.
Урыны оҗмахта булсын!!! Әәмиин!!!

Мин кешеләргә бәя биргәндә, аларның мәктәптә укыганда балалары нинди булганлыгын да күздә тотам. Бу гаиләнең ике уллары – Наил белән Фәнис тә укуда тырышлыклары, эшкә батыр булулары, мөлаемлыклары, тәрбияле булулары белән аерылып тордылар. Нинди эш кушсаң да, җиренә җиткереп эшләделәр, алдынгылар, итәгатьле булулары белән аерылып тордылар. Дәресләре һәрчак хәзерләнгән була, укытучыларга хөрмәтле булулары, сыйныфташлары арасында абруйлы булулары, дус яшәүләре әллә каян күренеп тора иде. Билгеле, бу сыйфатлар әти-әниләренең үрнәк кешеләр булуыннан, тәрбиядән дә килә…

Нәгим абый һәм Фәрзәнә апа совхозның алдынгы хезмәткәрләре булып хөрмәт казандылар.
Фәрзәнә апа һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы, туры сүзле, бик уңган, пөхтә, чисталыгы белән истә тора. Пешекче булып мәктәптә эшләгәндә, без аны эшен җиренә җиткереп эшләгәне өчен, ягымлылыгы өчен бик яраттык, хөрмәт иттек. Ул әле дә бар каенаналарга үрнәк итеп куярлык.

Киленнәре турында беркайчан ямьсез сүз әйтмәс. Һәрвакыт бала-оныкларын ачык йөзе, тәмле ашлары белән каршы ала. Мин Наилләре хатыны – безнең күрше кызы Нурзиләнең "әни, әни" дип, яратып эндәшүен, бергәләп матур итеп аралашуларыннан күреп әйтәм. Килен каениш туфрагыннан була, диләр. Киленнәре дә, сөбханАллаһ, күркәм, уңган, тырыш, үрнәк ханымнар.

Алдагы көннәрен дә шулай бергә очрашып, тату итеп аралашып, кешеләр сокланырлык итеп яшәсеннәр. Матур, бәхетле, озак, рәхәт, бәрәкәтле тормышта яшәсеннәр!!! Әәмиин!!! Җир йөзендә алар кебек матур гаиләләр күп булсын!!! Әәмиин!!!

Иң изге теләкләр белән, Сөмбелә Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев