Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Суфия Әхмәтшина 90 яшьлек юбилеен каршы алды

6 август көнне Айдар авылында яшәүче Әхмәтшина Суфия Хәбибулла кызы үзенең күркәм 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Олуг юбилее уңаеннан Суфия апаны районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин ихлас күңелдән котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш һәм озын гомер теләде.

Суфия апа тормыш иптәше Мөбарәкша Габделша улы белән ике бала – бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларны 3 онык һәм 6 оныкчык сөендерә. Хәзерге көндә Суфия апа балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, аларның җылы кайгыртуында гомер кичерә.

Хезмәт юлы да үрнәк булырлык. Суфия апа озак еллар колхозда яшелчәчелектә намус белән хезмәт куйган. Ә тормыш иптәше Мөбәрәкша абый механизатор-комбайнчы булып эшләгән.

Суфия Хәбибулла кызын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының җылысын тоеп, бәхетле һәм бәрәкәтле озын гомер кичерергә насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев