Васильевода дүрт яңа канализация насос станциясе барлыкка киләчәк
Яшәеш

Васильевода дүрт яңа канализация насос станциясе барлыкка киләчәк

Бистәдә 11 километр озынлыктагы су агызу челтәрләрен реконструкцияләү эшләре төгәлләнеп килә.

Проект гамәлдәге дүрт канализация насос станциясе урынына яңаларын төзүне дә күздә тота. Алар – «Үзәк», «Кояшлы», «Лагерная» һәм «Сосновый бор» станцияләре.

Шул ук вакытта «Үзәк» һәм «Сосновый бор» насос станцияләре, тиешенчә, элеккеге урман комбинаты һәм шифаханә территорияләреннән читкә күчереләчәк. Ә 1968 елда ук төзелгән «Банная» насос станциясе исә яңа үзагымлы коллектор төзелү сәбәпле, канализация системасыннан бөтенләй чыгарылачак.

Шулай итеп, модернизация барышында бистәдәге гамәлдәге канализация насос станцияләренең яртысы яңартылачак.

Эшләр коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында башкарыла.

ЗВКС


Нет комментариев