Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Салкын тиюнең беренче симптомнары булганда нишләргә?

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!

ОРВИдан тулысынча сакланып булмый. Уртача алганда олы кеше салкын тию белән елына – 4, ә бала 6-9 мәртәбә авырый ала. Ләкин бу берни дә эшләп булмый дигән сүз түгел. Аларның санын, авыр агым һәм катлауланулар куркынычын киметергә вирусларга каршы препаратлар ярдәм итә ала. Аны авыруның беренче билгеләре вакытында яки профилактика чарасы сыйфатында 3 айга кадәр салкын тию сезонында кабул итәргә һәм үз сәламәтлегең саклау өчен профилактиканың башка ысулларын үтәргә кирәк.

Салкын тиюнең беренче симптомнары булганда нишләргә?

  • Салкын тидерүегезне сизү белән, эшләрегезне читкә куеп, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
  • Җәмәгать урыннарында йөрмәгез, күбрәк ятып торырга тырышыгыз.
  • Әгәр температура 38°С тан югары булса, өйгә табиб чакырыгыз.
  • Салкын тиюнең беренче симп­томнары булганда, күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз (тәүлегенә 2-3 л га кадәр). Бу селтеле минераль су, сөт, бал яки кайнатма кушылган сыек чәй, җиләк-җимеш компотлары булырга мөмкин. Шулай ук табигый С витаминын гөлҗимеш, мүк җиләгеннән морс, нарат җиләге яисә кара карлыган, цитрус һәм тозланган кәбестә рәвешендә кабул итү дә файдалы. Авыру вакытында һәртөрле алкогольне кулланмау яхшырак.
  • Витаминнарга бай җиңел үзләштерелә торган ризыклардан: җиләк-җимеш, яшелчәләрдән, ит һәм балыкның майсыз сортларыннан диета саклагыз. Рационыгызга, һичшиксез, суган һәм сарымсакны кертегез, аларда табигый фитонцидлар – вирусларның үрчүен баса торган матдәләр бар.
  • Ароматерапия өчен бактерицид үзлекләренә ия эфир майларыннан һәм авыру булган бүлмәдә һаваны дымландыргычтан файдаланыгыз. Мондый чаралар югары сулыш юллары микрофлорасының сыйфат составын яхшырта, лайлалы тышчаларны дымландыра, борын сулышын җиңеләйтә.


Тик исегездә тотыгыз, югарыда санап үтелгән барлык ысуллар да дөрес сайланган дәвалау белән комплекста гына нәтиҗәле.

Салкын тию­­нең беренче билгеләрен җиңү өчен антибиотиклар эчү һәрвакытта да дөрес түгел, ә кайвакыт хәтта зарарлы да. Антибактериаль препаратларны кабул итү инфекциянең бактериаль табигате исбатланган очракта гына файда китерә. ОРВИ белән авыручыларга аларны билгеләү күп очракта нигезсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев