Көзге суыклар башлану белән ял сезоныннан соң традицион ОРВИ һәм грипп сезоны җитә. Ул, кагыйдә буларак, тамак авыртуы һәм томау төшү белән үзен сиздерә. Соңгы елда авыручыларның уннан сигезе (78%) бу симптомнар белән очрашкан.
Грипп нәрсә ул?
Грипп – вирус китереп чыгарган кискен йогышлы авыру. Ул күп кенә өзлегүләр үсеше һәм үлем куркынычы белән куркыныч.
Ничек тарала?
- һава-тамчы юлы белән (йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә);
- һава-тузан юлы белән (вирус булган сыеклык/тузан кисәкчәләре булган һава аша);
- контакт-көнкүреш юлы белән (авыру кеше белән тыгыз контактта һәм йогышлы көнкүреш әйберләре белән контактта).
Грипп ничек бара?
Инкубация чоры якынча 2 тәүлек. Авыру кискен башлана, симптомнар барлыкка килә: температура 38,5–40°Ска кадәр күтәрелә; баш, тамак һәм мускуллар авыртуы; томау яки борын томалануы; йөткерү.
Югары температура һәм интоксикациянең башка билгеләре, кагыйдә буларак, 5 көнгә кадәр саклана. Әгәр температура 5 көннән соң төшмәсә, бактериаль өзлегүләр булуы ихтимал. Катараль күренешләр бераз озаграк – 7–10 көнгә кадәр дәвам итә. Алар югалганнан соң авыру терелгән дип санала, әмма тагын 2–3 атна дәвамында авыруның кайбер симптомнары күзәтелергә мөмкин: хәлсезлек, аруланучанлык, баш авыртуы, йокысызлык.
Грипп белән авырганда табибны чакыру мәҗбүри. Белгечкә мөрәҗәгать итмичә аны дәвалау куркыныч – өзлегүләр барлыкка килүне үткәреп җибәрү куркынычы бар. Ә нык авырганда үз вакытында профессиональ медицина ярдәме кирәк, кайчак бу тормышны саклап калу мәсьәләсе.
Өзлегүләрне күрсәтә торган симптомнар
- температура 40°Cтан югары;
- югары температура 5 көннән артык саклану;
- гади авырту дарулар белән бетмәгән көчле баш авыртуы;
- тын кысылу;
- геморрагик тимгел барлыкка килү.
Грипптан соң өзлегүләр
- Үзәк нерв системасының инфекцион зарарлануы.
- Отит, евстахиит (колак авыртуы, ишетү начарлану).
- Ангина (йотканда тамак авырту).
- Ларинготрахеит (тавыш карлыгу, буылу өянәге).
- Миокардит (йөрәк авырту).
- Гайморит, синусит (борын томалануы, борыннан агу, баш авыртуы).
- Бронхит, пневмония (көчле йөткерү, сулыш кысылу).
- Миозит (мускуллар авыртуы).
- Пиелонефрит (бил өлкәсендә авырту).
Югары риск төркемнәре
Грипп авыруының уңайсыз нәтиҗәләре үсешенең югары риск төркемнәренә керәләр:
- 0–6 яшьлек балалар;
- 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;
- яшенә карамастан хроник соматик авырулары булганнар.
Грипп йогуның югары риск төркемнәренә керәләр:
- мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучылары;
- дәвалау учреждениеләренең медицина персоналы;
- транспорт, уку йортлары һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре;
- хәрби бүлекчәләр, казармалар.
Аерым риск төркеме – йөкле хатын-кызлар, бигрәк тә икенче һәм өченче триместрында. Хәзерге хәлне анализлау күрсәткәнчә, грипп диагнозы куелган сәламәт йөкле хатын-кызларның күп өлеше авыруның авыр барышы һәм авыр өзлегүләр аркасында госпитализациягә мохтаҗ.
Әгәр авырсагыз, нәрсә эшләргә?
- Авыруны аяк өстендә үткәрмәгез.
- Өйдә калыгыз һәм табибны өйгә чакырыгыз.
- Табиб билгеләгән даруларны кабул итегез һәм табиб киңәшләрен үтәгез.
- Тулысынча терелгәнче өйдән чыкмагыз, үзизоляция режимын саклагыз.
- Төчкергәндә һәм йөткергәндә бер тапкыр кулланыла торган кулъяулык яки салфетка кулланыгыз, аларны шундук ташлагыз.
- Дезинфекция чаралары белән дымлы җыештыру үткәрегез.
- Бүлмәне ешрак җилләтегез.
- Сәламәт кешеләр белән контактта битлек киегез, аны һәр 2 сәгать саен алыштырыгыз.
Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы


Нет комментариев