Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында 4 автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
ЮХИДИ

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында 4 автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Узган атнада Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 34ендә матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт фаҗигасендә 1 кеше зыян күргән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында (Ореховка янында) 4 автомобиль катнашында юл-транспорт вакыйгасы чыккан. «ВАЗ 21310» автомобилен йөртүче 41 яшьлек ир, юл йөрү кагыйдәсен бозуы сәбәпле, 29 яшьлек ир йөртүендәге «Газель» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «ВАЗ 21310» металл отбойникка тиеп китеп, 45 яшьлек хатын-кыз йөртүендәге «Киа Рио»ны һәм 56 яшьлек ир йөртүендәге «Ниссан Х-Трейл»ны да эләктергән. Әлеге фаҗигадә «ВАЗ 21310» йөртүче үзе зыян күргән. Аны Казан шәһәренең 7нче хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.


Нет комментариев