Казанда «Nebar» төнге клубы санитар кагыйдәләрне бозу өчен 70 тәүлеккә ябылды
Яшәеш

Казанда «Nebar» төнге клубы санитар кагыйдәләрне бозу өчен 70 тәүлеккә ябылды

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, биредә тикшерү үткәрелгән һәм савыт-саба юу режимы үтәлмәве, дымлы җыештыру сыйфатсыз башкарылуы, ризык әзерләгәндә бозылган продуктлар кулланылуы, ә хезмәткәрләрнең медицина тикшерүен үтмәгәнлеге ачыкланган.

Бозулар турындагы материаллар судка тапшырылган, суд аларны бетерү өчен кафе эшчәнлеген вакытлыча туктату турында карар чыгарган.

Татар-информ


Нет комментариев