Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Лаеклы ялда булучы бер абзый белән аралашырга туры килде.
«Икебез дә пенсиягә чыккач, рәхәтләнеп яшәрбез дип, уйлап ялгышканбыз. Көн-төн ир белән хатынның бер түбә астында булуы туйдыра икән. Нинди мәхәббәт турында сөйлисең инде, җә. Юк инде ул, әллә кайчан эреп юкка чыккан», – дип гаҗәпләндерде ул.
Яңа танышымның сүзләреннән соң уйлап йөрим инде хәзер, олыгайгач сиңа ярату чынлап та сүреләме икән? Әйе, ике арадагы хисләр яшь чактагы кебек дәртле түгелдер дә, килешәм. Әмма бер-береңә булган мәхәббәт бөтенләй үк юкка чыкмый бит инде ул. Киресенчә, ныгый гына бара һәм бер-береңә хөрмәт арта гына дип уйлыйм. Балалар үстереп, утны-суны кичкән тиң ярың олыгайгач аңа беркем булмасын инде!? «Юк инде ул мәхәббәт!» дигән сүзләре бөтенләй сүзсез калдырды. Ә бит урамда култыклашып йөргән олы яшьтәге парлар еш очрый. Шулчак мин дә аларга карап, тигезлектә картаясы килә дип, хыялланып куям.
Менә бу фикеремне газета укучыларга да җиткерәсем килгән иде. Шулай кирәк булганга гына күрше булып яшәүче парлар чынлап та бармы икән ул? Тапкансың күтәрер тема димәгез, тормышның асылы, нигезе дә шул яратуда, бер-береңә булган хөрмәттә бит инде.
Нет комментариев