Әлеге районнар арасында Яшел Үзән дә бар. Бу хакта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча сигез район чит ил инвестицияләрен җәлеп итте: Алабуга, Яр Чаллы, Казан, Биектау, Саба, Яшел Үзән, Югары Ослан, Түбән Кама районнары», — дип санап китте җитәкче.
Ул Татарстанда авыл хуҗалыгына чит ил инвестицияләре үсүен билгеләп үтте.
.jpg)
«Бу — конгресс-күргәзмә эшчәнлегендә без үткәрә торган системалы чараларның, чит ил кешеләрен монда җәлеп итүнең һәм зур масштаблы чаралар үткәрүнең нәтиҗәсе. Бүген без инде бу эшнең нәтиҗәсен икътисадта күрәбез», — дип өстәде Минуллина.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2026 елның беренче яртыеллыгында Россиядә төп капиталга инвестицияләр 9,9%ка кимегән һәм 16,2 трлн сум тәшкил иткән.
Уңай динамика 89 төбәкнең 23ендә генә теркәлгән, шул исәптән Татарстанда, диде Минуллина. Республикада инвестицияләр күләме 778 млрд сумга җиткән, бу күрсәткеч 2025 елның гыйнвар–июненә караганда 0,5%ка арткан.
Татарстан күрсәткеч үскән Идел буе федераль округының бердәнбер төбәге булды. Бөтен округ буенча инвестицияләр 15,4%ка кыскарган.
Нет комментариев