7–13 сентябрьдә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре 12 тапкыр чакыртылган. Шуларның 5есе ялган булган. 1 янгын очрагы теркәлгән.
Чайковский урамының 79нчы йортында янгын, якынча фаразлауларга караганда электр инструментыннан файдаланганда саксызлык күрсәтүдән чыккан. Нәтиҗәдә, йортның түбәсенә зыян килгән.
Янгын сүндерүчеләр Осиновода йорт фатирында кыска ялганыштан электр үткәргече ут кабу очрагына да чакыртылган. Биредә зур янгын булмаса да, бина эченә нык төтен таралган.
Васильевоның Октябрьский урамында коткаручылар полиция хезмәткәрләренә эзләнүдә булган гражданин яшеренгән фатир ишеген ачарга булышкан.
Нет комментариев