Улыбыз фатир даулый (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Улыбыз фатир даулый (редакциягә килгән хат)

Кайчандыр, бер ярты ел элекме, «Яшел Үзән»дә абый белән сеңелнең әти-әниләреннән калган йортны бүлешә алмаулары турында хат укыган идем. Әле дә исемдә, шул вакытта: «Әле ярый минем балалар арасында мондый хәл юк, улым сеңлесе өчен үлеп тора, беркайчан да аны рәнҗетмәячәк», – дип, үземнекеләр өчен шатланып куйганым. Ул вакытта...

Фотолар: ясалма интеллект

Ул вакытта нәкъ шундый проблема туар дип башыма да килеп карамады. Беркайчан да алдан шатланып куярга ярамый икән шул

Ирем белән әле безгә илле дә юк: миңа – кырык җиде, аңа – кырык тугыз. Ике балабыз бар: улыбызга егерме биш яшь, кызыбызга унбиш. Аралары зур булды, Ходай шулай язгандыр. Без гап-гади гаилә. Бай да, ярлы да түгел. Ипотекага алган өч бүлмәле фатирда яшибез, һәр тиенне санап, унбиш елда түләп бетердек. Шәһәрдә иремнең әнисеннән калган (ике ел элек үлеп китте, урыны оҗмахта булсын) ике бүлмәле «хрущевка»быз бар. Ирем белән балаларыбызның киләчәгенә сакларга, вакыты җиткәч сатып, икесенә тигез итеп бүләргә сөйләштек. Кешеләр дә кертмәдек, әллә кемнәрдән соң ремонт ясарга кирәк аннары, коммуналкаларын түләп барабыз.

Фото: ясалма интеллект

Улыбыз егерме бер яшеннән бирле үзен үзе тәэмин итә, институтның соңгы курсларыннан эшли башлады. Ә кызыбызга әле укырга да укырга. Көтеп алынган бала булса да, аермаска тырыштык. Ни алсак та икесенә дә алдык, кая барсак та – бергә булдык.

Улым әтисенең кул арасында үсте: гөмбәгә дә, балыкка да, машина ремонтларга да гел икәү йөрделәр. Ул да яратты сеңлесен, кулыннан да төшерми иде. Үсеп, кызлар белән йөри башлагач кына ияртми башлады. Түләп укыттык, югары белемле иттек, кызыбызга да әкренләп җыябыз. Әйтәм бит, һәрвакытта бөтен нәрсә бертигез, урталай.

Августның соңгы атнасында һич кенә дә көтмәгән конфликт килеп чыкты. Улыбыз өйләнергә теләвен әйтте. Без әтисе белән бик сөендек, йөргән кызын алып кайтып күрсәткәне булды – мөлаем, тәртипле кыз кебек күренде. Туйны ноябрь бәйрәме ялларында планлаштырганнар, рәттән өч көн ял булгач. Аннары улыбыз өстәл артына утырды да:

Фото: ясалма интеллект

«Мам, пап, миңа әбинең фатиры кирәк. Аны минем исемгә языгыз», – дип куйды

Башта аңламадым. Мин аны, өйләнгәч, башта вакытлыча яшәп торырга рөхсәт сорый дип торам. «Әлбәттә, яшәгез. Үзегезгә алырга акча да җыя торырсыз», – дидем. Улым башын чайкады: «Юк, әни, аңламадыгыз. Ул фатирны минем исемгә язарга кирәк. «Дарственный» ясарга, – ди. Без әтисе белән карашып алдык.

– Улым, әле бит сеңлең дә бар, – диде ирем, сак кына. – Без ул фатирны сеңлең үсә төшкәч сатып, акчасын икегезгә бүләргә уйлаган идек. Аңа яртысы һәм сиңа яртысы.

– Аңа әле унбиш кенә яшь, – диде улым, – ул фатир аңа ун елдан гына кирәк. Ул вакытка кадәр берәр нәрсә уйланылыр әле.

– Нәрсә уйланыр әле? – дидем мин, аның бу сүзләрен ошатмыйча.

– Ну, белмим инде. Бәлки удачно кияүгә чыгар, бәлки үзе эшләп алыр, бәлки сез тагын нәрсә дә булса алырсыз.

Минем аның сеңлесе турында уйламавы ачуымны чыгарды. Бу безнең улыбызмы соң, дип карап куйдым. Әгәр дә булачак хатынының йогынтысы икән, бу бик начар. Гаиләбезгә кара мәче булып кергән килен кирәк түгел безгә. Ниләр әйткәләшкәнне язып тормыйм, улыбызга «юк» дидек. Ул хәтта тавышын күтәрүдән дә тайчынмады. «Миңа әбинең фатирын бирәсез, ә кызыгызга үзегезнең бу өч бүлмәлене языгыз!» – имеш. Әле, әйтәм бит, безгә илле дә юк, кызыбыз без үлгәнне көтеп яшәсенме? Ирем дә: «Син үзеңә фатирны хәзер үк телисең, ә сеңлең без үлгәч кенә фатирлы булсынмы?» – диде, катгый итеп.

Улыбыз кызарынып-бүртенеп: «Сез аны гомер буе миннән катырак яраттыгыз, барысы да аның өчен, барысы да төпчек кыз өчен! Ә мин нәрсә, сезнең бала түгел чтоли?!» – диде дә, өйдән чыгып ук китте.

Без ирем белән төнге икегә кадәр кухняда утырдык. Ясаган чәйләребез суынып бетте. Һәрберебез үз уйларына чумган иде. Кайсы урында ялгыштык соң? Без улыбызның беренче адым ясаган көненнән алып, хәзерге – әти-әнисенә тавыш күтәргән сәгатенә кадәр тормышын күз алдыннан үткәрдек.

Әмма ялгышкан урынны тапмадык. Бәлки ул һәрвакыт шулай уйлаган, ә без сизмәгәнбездер? Кайчан да булса сизелгән булыр иде. Моңарчы сеңлесен яратуы һәр гамәлендә күренеп торды. Булачак хатынының йогынтысымы икән? Кеше баласына андый гаепләү тагасы килми килүен дә, бу хәл нәкъ өйләнешү турында сүз чыккач килеп чыкты бит. Әлегәчә улыбызның сеңлесен «помеха» итеп күргәне юк иде.

Фото: ясалма интеллект

Улым шул көннән бирле шалтыратмый. Мин кич саен кулыма телефон алам да, нидер язмакчы булам. Әмма, ни дип языйм? «Без сине яратабыз», – дипме. Ул моны болай да бик яхшы белә. «Син хаклы түгел», – дипме? Монысын да яхшы аңлый, таныйсы гына килми.

Мин куркам. Мондый хәлнең булуын теләмәгән идек

Мал шулай итә икән. Ирем әйтә, перебесится, килер, гафу үтенер, ул бит ят кеше түгел, үзебезнең улыбыз, ди. Минем аңа ышанасым килә, әмма улыбызның хәзер артында үз фикерен тагучы, өйрәтүче бар кебек. Чөнки теге көнне фатир даулап килгән улыбыз инде безнекенә охшамаган иде. Алга таба ниләр булып бетәр...

Исемемне куймагыз.


Нет комментариев