Гошер – җирдән алынган уңышның бер өлешен мохтаҗларга сәдака итеп бирү. Аны бәрәңге, кишер, суган, кәбестә, алма һәм башка яшелчә-җимешләр рәвешендә тапшырырга мөмкин.
Фотолар Фиргать Биктаһировның шәхси архивыннан
Гошер, нигездә, матди яктан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә: аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә, авыруларга һәм башка мохтаҗларга бирелә. Бакчадагы мул уңыш – Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте. Аның бер өлешен мохтаҗлар белән бүлешү – шөкер итүнең һәм игелек кылуның күркәм бер юлы.
Райондашларыбызны гошер сәдакасы биреп, бу изге гамәлгә кушылырга чакырабыз. Сезнең өчен артык булган уңыш кемгәдер зур ярдәм булырга мөмкин.
Акъегетлеләр изге эшкә теләп кушылды.
Нет комментариев