Яшел Үзәндә һәм Васильевода җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкин булачак
Яшәеш

Яшел Үзәндә һәм Васильевода җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкин булачак

18, 19 һәм 20 сентябрьдә Яшел Үзән районы халкы тавыш биргәннән соң, җәмәгать транспортында Яшел Үзән һәм Васильево эчке маршрутлары буенча бушлай йөри алачак.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Моның өчен сайлау участогы янында тавыш биргәннән соң бирелгән беләзекне кондукторга күрсәтергә кирәк.

Уңышлы тавыш бирүләр һәм хәерле юллар сезгә! 

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев