Балачак — һәркемнең күңелендә мәңге сакланучы иң матур хатирәләр дөньясы! Шатлыклы мизгелләр, самими елмаюлар, кызыклы уеннар — боларның барысы да балачакның кабатланмас бизәге.
Бәйрәмдә җыр-биюләр, күңелле уеннар, иҗади бәйгеләр, тәмле табын, баллы мамык һәм аниматорлар балаларга күтәренке кәеф бүләк итте. Ә чара ахырында мультфильм геройларының кунакка килүе бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Балалар өчен иң көтелгән бүләкләрнең берсе — су нигезендә махсус буяулар белән ясалган матур һәм куркынычсыз бит рәсемнәре булды.
– Чараны оештыруда ярдәм күрсәткән Гүзәл ханымга һәм аның гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Игелекле эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Балаларның йөзендә елмаю, күңелләрендә матур хатирәләр күп булсын! Балачаклары бәхетле һәм якты үтсен, – дип сөйли Мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.
Нет комментариев