Карашәмнән Илһамия Хәлиуллина Әгъзам Гобәйдуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәмнән Илһамия Хәлиуллина Әгъзам Гобәйдуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде

Узган ялларда Рус Әҗәле авылында күңелле һәм истәлекле чара узды. Авыл көне кысаларында биредә яңа иҗтимагый мәйданчык һәм мемориаль зона үз ишекләрен ачты.

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»

Бу көнне авыл халкы бер мизгелгә үткәннәргә әйләнеп кайткандай булды. Яшьлек еллары, бергә эшләгән көннәр, авылның кадерле кешеләре турында истәлекләр яңарды. Яңа мәйданчык исә авыл халкы өчен очрашу, аралашу һәм ял итү урынына әверелсен дигән теләкләр яңгырады.

Карашәм авылында яшәүче Илһамия Хәлиуллина Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мондый очрашулар авылның үткәнен кадерләп, бүгенгесен күркәм итеп, киләчәген өмет белән төзергә ярдәм итә. 

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


Нет комментариев