Яхшылыгым үземә кайтты (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Яхшылыгым үземә кайтты (редакциягә килгән хат)

«Ит яхшылык – көт яманлык» әйтеме миңа беркайчан да аңлашылмады. Чөнки яхшылык ул гел яхшылык булып үзеңә әйләнеп кайта дип уйлыйм мин. Менә күптән түгел моңа дәлил булырлык тагын бер очрак булды. Шул турыда язам әле.

Узган көз Төркиягә ял итәргә барганда аэропортта бер ханыма ярдәм иттем. Регистрациягә чиратта торганда күзем әлеге чемоданын яба алмый интегүчегә төште. Нигә ачкан булгандыр инде ул аны, белмим. Тезе белән капкачына баса-баса замогын яба, ә тегесе нәрсәгәдер төртелә дә кала. Миннән берничә генә яшькә олырак күренә үзе, чәчләре аннан-моннан гына җыеп куелган, «менә миңа хәзер шушы гына җитми иде» дигән нәрсә арыган кыяфәтенә чыккан.

Чират акрын бара, ашыгасы урын юк. Мин аның янына барып чүмәштем дә: «Әйдәгез, мин капкачны тотып торам, ә сез замогын ябыгыз», – дидем. Ул миңа шундый итеп карады, әйтерсең мин аңа миллион тәкъдим иттем.

Фото: ясалма интеллект

– Чынлапмы? Рәхмәт яусын! Мин монда инде биш минут көрәшәм.

Икәүләшеп чемоданны утыз секундта ябып та куйдык. Мин ике кулым белән капкачына басып тордым, ул кысылып калган нәрсәнедер эчкә тыгып куйды да замокны тартты. Вәссаләм! Ябылды киребеткән чемодан. Ханым җиңел сулап: «Бик зур рәхмәт!» – дип ел майды. Ә мин «не за что» дип чиратыма барып бастым.

Мин бу хәл турында шул минутларда ук оныттым да. Бөтенләй. Чөнки ул минем өчен мөһим очрак түгел иде. Кем белән булмас. Ул ханымның йөзе дә исемдә калмады хәтта. Чөнки аэропортта андый гадәти, арыган йөзләр бихисап. Менә оныттым, бетте-китте. Күптән түгел тормышымда булган хәлләргә кадәр бер генә тапкыр да исемә кереп карамады.

Ә тормышым төптән үзгәрде, дисәм дә, ялганламам. Өч ай элек дүрт ел бергә яшәгән егетем белән аерылыштык

Тыныч кына, скандалларсыз. Сүнде, сүрелде, бетте. Хисләр, диюем. Аннары эшемдә кыскартулар булды. Башта миңа тимәделәр әле, иң соңыннан миңа да чират җитте. Бер ай элек, эш эзләп, Казанга юл тоттым. Үзгәрергә тек үзгәрергә дидем инде. Июль ахыры иде, бер фирмага «собеседование»гә чакырдылар. Килештереп бизәндем, матур итеп киендем – как никак башкалага барам бит, Яшел Үзән генә түгел инде бу сиңа, дидем үз-үземә. Кабул итү бүлмәсендә утырам эчтән калтырап. Теге, имтиханга әзерләнмичә баргандагы кебек. Әзерләндем дә инде үземчә. Күңелдә «мине мондый урынга алмаячаклар инде» дигән уйлар бөтерелә.

Кабинет ишеге ачылды һәм матур гына ханым чыкты. Миңа карады да, йөзе үзгәреп китте. Әз генә, нидер чагылып кына киткән кебек.

Фото: ясалма интеллект

– Әйдә, узыгыз, – диде. – Без сезнең белән таныш түгелме? – дип өстәде.

Мин югалып калдым, һәм: «Юююкк... юк кебек...», – дидем.

– Туктагыз, тукта... – Ул күзләрен кыса төшеп миңа төбәлде. – Узган көз. Аэропорт. Чемодан.

Мин берничә секунд дәшми тордым һәм теге мизгелне исемә төшердем: «Ул сез идегезме?» – дип сорадым.

– Ул сез идегез, – дип елмайды ханым. – Мин сезне исемдә калдырдым. Мин ул вакытта авыру әни янына оча идем, дөньям буталган, ашыгам. Ә сез тыныч кына килдегез дә, ярдәм иттегез. Ул вакытта сезнең бу адым минем өчен бик зур нәрсә булды.

Кабинетка узып, таныштык. Ул бүлек җитәкчесе икән. «Собеседование»не барлык кагыйдәләре буенча уздырды, «скидка»лар ясамады. Аннары да, без тагын берничә кандидатны карыйбыз, сезгә бер атнадан нәтиҗәне хәбәр итәрбез, диде.

Мин метро белән Яшел Үзән автобусына утырырга Төньяк вокзалга барып җиткәнче уйга баттым. Ул бит инде чемодан вакыйгасы өчен генә мине эшкә алмаячак, дип икеләндем. Ул җитди фирмада бүлек җитәкчесе. Рәхмәт хисеннән генә андый урынга алмыйлар. Әмма аның мине хәтерендә саклавы күңелгә җылы бирде. Димәк, минем өчен бөтенләй әһәмиятсез гамәлем, аның өчен ул мизгелдә мөһим нәрсә булган.

Биш көннән язды: «Без сезгә вазифа тәкъдим итәргә әзер, килегез, сөйләшәбез», – диелгән иде

Ике атна эшләгәннән соң, түзмәдем, сорадым: «Әйтегез әле, чемодан вакыйгасы йогынты ясадымы мине эшкә алырга?» – дидем.

– Юк, син беренче тапкыр аралашуны чынлап та яхшы уздың. Әмма ялганлыйсым килми – бу урынга синең килүеңә мин бик шат. Әлбәттә, синең турында мәгълүматны мин җентекләбрәк тикшердем. Чемодан өчен түгел, ә синең шундый кеше булуың өчен алдым, – диде.

Менә шулай итеп, минем хәтта исемдә дә калмаган утыз секунд тормышым мизгеле үземә яхшылык булып кайтты. Шуңа күрә, кемгә дә булса яхшылык эшләүдән беркайчан да тайчынмагыз! Ул, һичшиксез, яхшылык булып киләчәк, ә яманлык булып түгел.

Алисә Якупова. Яшел Үзән – Казан


Нет комментариев