Алия Гаязова автор яңалыклары
-
«Кеше приюты» өлкәннәрне шатландырды
Яшел Үзәндә бушлай кайнар ризык таратучы «Кеше приюты»ның ике пунктында да, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, азык-төлек җыелмасы өләштеләр.
-
Бакырчылылар үз көчләре белән һәр урамдагы чүп савытлары мәйданчыгын яңарткан
Чүп-чар мәсьәләсе кайвакытта мәңге бетмәс тема кебек тоела. Шәһәрдә булсынмы ул, авыл җирлегендәме, вакытында түгелми, тирә-юньне ямьсезләп яткан көнкүреш калдыклар турында без дә күп яздык, җыеннарда да шактый сөйләнде. Әмма төбәк операторының эшенә ризасызлык белдерүчеләр бар. Һәм бу урынлы!
-
Шәһәребездә Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы Яшел Үзән хакимияте һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган форум узды
Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән хакимияте һәм мәгариф идарәсе белән берлектә, «Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә» дип исемләнгән күчмә форум узды.
-
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы эшләре белән танышты
Быелгы җәй һәм көзнең беренче ае җылы, коры көннәре белән истә калыр, мөгаен. Яңгырлар җитмәде, сүз дә юк, аның каравы авыл хуҗалыгында уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга мөмкин булды.
-
Алсу Рәхимҗанова: «150гә якын сыерны берүзем саудым»
«Яшел Үзән» газетасының элеккеге редакторы, бүгенге көндә «Болгар» радиосының яңалыклар хезмәте өлкән мөхәррире Люция Шәрәфиева республикабызның мәгълүмат үзәгендә кайнап яши. Безнең районга кагылышлылары булса, шундук хәбәр итеп, уртаклаша, рәхмәт төшкере.
-
Фәния Исмәгыйлева: «Тәкъдирдән узып булмый. Моны мин Аллаһның тормыш сынавы итеп кабул итәм»
Сыналганда да сынмый, язмышына үпкә белдерми генә һәр көнгә шөкер кылып яшәүчеләр бар арабызда. Районыбызның Олы Яке авылында гомер итүче Исмәгыйлевлар гаиләсе белән танышканнан соң, уңганлыкларына да, сабырлыкларына да сокланып кайттык.
-
Газы, юлы булмаган Үтәнгеш авылы бүгенге көндә ничек җан асрый?
Районыбызның гүзәл табигать кочагында, тирә-юнен урманнар әйләндереп алган искиткеч матур урында урнашкан Үтәнгеш авылында булып кайттык. Олы Яке җирлегенең иң кечкенә авылларының берсе ул, биредә бары 12 кеше яши, җәен халык саны арта. Газы, юлы булмаган авыл бүген ничек җан асрый соң?
-
POZIS: мәктәпкә җыенырга ярдәм итте
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калды. 1 сентябрь – Белем көне тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлаучы балалар өчен аеруча дулкынландыргыч вакыйга.
-
Уразлылар үз музеен булдырган
Кеше гомерләре бик озын тоелса да, бер мизгелдәй үтә дә китә. Һәм ул ел фасыллары кебек үзгәреп тора. Ямьле яз – балачак, җәй җимешләр үстерә, балалар тәрбияли торган вакыт, көз исә җимешләрне татый торган чак. Кемнең җимеше татлы, кемнеке ачы. Ә кышны ахирәт тормышына тиңлиләр. Без үзебездән бу дөньяда нәрсә калдырып китәбез соң? Әлеге сорау күпләрне борчый торгандыр.
-
Ленар Садриев: «Торак-коммуналь хуҗалык – ул бизнес түгел, ә халыкка яшәү өчен уңай шартлар тудыру»
Торак-коммуналь хуҗалык – тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. Азга гына сусыз калсак та, без борчылып, нишләргә белмибез. Бигрәк тә эссе җәйге көннәрдә.
-
Әмир Заһидуллин: «Җитәкче һәм комбайнчы булуым белән горурланам гына»
Авыл саен гөрләп торган колхозларны бүген, ни кызганыч, сагынып искә алырга гына калды.
-
Сания Сабитова: «Бәхетле гаиләнең сере – сабыр булуда»
Бүген язачак гаилә башлыгы турында авылдашлары: «Кешелекле, гади булуы белән аерылып тора, хәлеңә керә, беркайчан да каты бәрелми һәм «юк» дип әйтә белми», – диләр.
-
Районыбыз кырларында эшнең уттай кызган чагы
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк дип, юкка гына әйтми безнең халык.
-
Мөслимә апа Нигъмәтуллина: «Күпме хәсрәт кичерсәм дә, мин бәхетле!»
Язмыш сынауларын күп кичердем. 1998 елның августында – ирем, ә 1999 сентябрендә улым Таһир үз тракторын төзәткәндә тапталып үлде. Җиде елдан Зөфәр исемлесе декабрь аенда бозга төшеп китте. Бала хәсрәте күрергә язмасын, бик авыр...
-
Инна Красильникова: «Әлеге приют булмаса, кызым – балалар йортында, мин урамда калган булыр идем»
Аш бүлмәсеннән тәмле ризык исе килеп, борынны кытыклап торган җылы өйгә, яраткан гаиләң, якыннарың янына кайтып керүнең нинди зур бәхет булуын күбебез аңлап та бетермидер, мөгаен. Гадәти күренеш кебек кабул итәбез. Шулай бит? Авырлы килеш, яки бала белән ялгызы, урамда ике юл чатында калучылар үз өең булуның нинди зур байлык икәнен яхшы аңлый.