Мөслимә апа Нигъмәтуллина: «Күпме хәсрәт кичерсәм дә, мин бәхетле!»
Язмыш сынауларын күп кичердем. 1998 елның августында – ирем, ә 1999 сентябрендә улым Таһир үз тракторын төзәткәндә тапталып үлде. Җиде елдан Зөфәр исемлесе декабрь аенда бозга төшеп китте. Бала хәсрәте күрергә язмасын, бик авыр...
Редакциягә бер шалтыратуында Мөслимә апа Нигъмәтуллина: «Кызлар, Мулла Иленә килә калсагыз, минем янга да керми китмәгез әле», – дип чакырып калган иде. Насыйп булгач, күрештек бит.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге әби күз алдына килгән иде дә, шау чәчәктәге капка төбе, ишегалдын күргәч, тел шартлаттык. Өйдә дә тәрәз төпләре гөлләргә күмелгән. Баксаң, улы белән яшәүче Мөслимә әбине балалары кадер-хөрмәттә генә тота икән. Бу йортка аяк атлагач, башка килгән беренче уй шушы булды.
91 яшендә булса да, Мөслимә әби, сөбеһанАллаһ, яшьләр көнләшерлек әле. Һәр сүзен тыңлаган саен, хәтере бигрәк әйбәт дип, сокландым.
Авылда аны «аяклы энциклопедия» дип тә йөртәләр. Әтисе Әбрар сугыш ветераны була. 9 ай кайдалыгын белмиләр. 17 тапкыр яраланып, Новосибирск хастаханәсендә ята ул. Тәнендә кыйпылчыклары бик күп була. Шуңа да туган ягына кайткач, җиде ел гына яши. Ә әнисе Таифә апаны, имезә торган сабые була торып, окоп казырга җибәрәләр. Ул елларда Мулла Иленә тоткынлыкта калган Урта Идел немецлары сөт сорап еш килә. Халыкка тимиләр, үзләре белән балык алып килә торган булалар.
– Бәхет эзләп читкә китмәдем, мин аны туган авылымда таптым. Закир белән биш еллап очрашып йөргәч кенә гаилә кордык. 8 балалы йортка килен булып төштем, мин тугызынчысы. Үсә-үсә таралышып беттеләр. Дус-тату яшәдек, шөкер. Бүген күбесе исән түгелләр инде, Коръән ашларын һәммәсенә дә уздырдык, кабул булсын. 36 ел каенана, каената белән яшәдем. Мунчалар кертеп, тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Үзем фермада бозаулар карадым, яшелчәчелектә эшләдем. Ирем Закир оста гармунчы иде, гомер буе көтү көтте. Колхозның гөрләп торган чаклары, терлек саны 800 башка җитә иде. Ни кызганыч, 38 ел гына парлап гомер итә алдык. Рәхәттә яшәтте ул мине, печән чаптырмады, утын кистермәде. Тик, авырып, бик иртә китеп барды.
– Гомумән, язмыш сынауларын күп кичердем. 1998 елның августында – ирем, ә 1999 сентябрендә улым Таһир үз тракторын төзәткәндә тапталып үлде. Җиде елдан Зөфәр исемлесе декабрь аенда бозга төшеп китте. Бала хәсрәте күрергә язмасын, бик авыр... Тик тәкъдирдән узып булмый шул. Зөлфия, Таһир, Зөфәр, Зөһрә, Зәфир, Тәслимә – йөрәк җимешләрем. Бүген өчесе генә исән-сау. Зөлфиям – Мулла Илендә, Тәслимәм – Норлатта. Бу чәчәкләрне дә алар карап, тәрбияләп тора. Яшь үзенекен итә, йөрүе авыр, аякларым авырта. Өйләнмәгән улым Зәфир белән яшим. Аны күреп булмый, төнлә генә кайта, «Красный Восток»та тракторчы. Ашарга пешереп, көтеп торам үзен. Бер биргәнгә бирә икән ул, Аллаһ Тәгалә сабыр кешене сыныйм дигән бит. Кайгы-хәсрәтне үз гомеремдә бик күп кичерсәм дә, мин бәхетле! – дип узган елларны күңелендә яңарта Мөслимә әби.
Ә йөрәк түзә... Мөслимә әби бу югалтуларны үз җилкәсендә күтәрергә кайдан гына көч тапкандыр!? Сагыш тулы күзләренә багам да, акъәбинең сабырлыгына шаклар катам. Шул арада шаяртып алырга да күп сорамый. Юмор хисле, уфтануны, зарлануны белмәүче язмам героена Аллаһ Тәгалә гомерне дә жәлләмичә бүләк иткән. Ә ул һәр көненә риза булып, балалары, оныкларына дога кылып яши. Безнең белән саубуллашканда да, бала хәсрәтләре күрергә язмасын дип, теләде. Амин! Мөслимә әбигә дә алдагы көннәрендә бүгенгедәй тыныч, матур картлык кичерергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев