Әмир Заһидуллин: «Җитәкче һәм комбайнчы булуым белән горурланам гына»
Авыл саен гөрләп торган колхозларны бүген, ни кызганыч, сагынып искә алырга гына калды.
«Тукай», «Совет», «Вахитов», «Ленин», «Уразлы», «Бишнә» колхоз һәм совхозлары... Иртә таңнан келәт яннары, фермалар техника һәм халык тавышыннан гөж килеп торыр һәм авылга караңгы төшкәч кенә азрак тынлык иңәр иде. Икенче көнне кабат мәшәкатьле колхоз иртәсе башлана. Эше авыр булса да, һәр авылда үзенә күрә бер җанлылык булу күңелгә рәхәтлек бирде. Бүген исә келәт, парк һәм ферма тирәләреннән узганда үле тынлык. Эх, бар иде бит яшь чаклар, дип, күпләр авыр сулап куя торгандыр.
Районга инвестор килеп, колхозлар бетерелгәч, аларга кушылырга риза булмыйча, үз хуҗалыгын саклап калучылар бармак белән генә санарлык булса да, безнең районда бар. Андыйларның берсе – «Тау Иле». Бүгенге шартларда авыл хуҗалыгында җан асравы ничегрәк икән соң? Үз көннәрен үзләре күрүчеләрнең хәлен без дә белешеп кайттык.
«Тау Иле» авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы җитәкчесе Әмир Заһидуллинның безне: «Азапланабыз!» – дип каршы алуы, журналистлар алдында төче телләнеп тормыйча, дөреслекне бәян итүе иде. Ул күзгә төтен җибәрә торган кешеләрдән түгел, турыдан бәреп сөйләүче җитәкче. Нәкъ менә аның үҗәтлеге, тырышлыгы, туган авылын яратуы бүгенге көндә хуҗалыкны саклап калырга мөмкинлек бирә дә инде.
– Аллаһка шөкер, дип яшибез. Хуҗалыкта мал-туар бар икән, көндәлек эш бетми инде ул, сыерны иртә һәм кич саварга кирәк. Ферма булгач, көн саен бөтен техника кабына, ашатасы, асларын җыясы. Кыскасы, бөтен шартларын туры китереп, тәрбияләргә кирәк. 110 баш мөгезле эре терлегебез бар, 50се – савым сыеры. Фермада 5 кеше – ике сыер савучы, бер ветеринар табиб, ферма мөдире, терлекче эшли. Хезмәткәрләр җитми, без инде барына риза. Мин монда хезмәт юлымны башлаганга 25 ел, ул чакта хуҗалыкта кеше саны 75 иде, ә терлекләр 750 баш булды. Шуңа да, хәзер чагыштырмача аз дип әйтеп булмый. Бар пайчылар җирләрен яхшы бәягә сатты, 400 гектар җиребез калды. Әлеге вакытта механизаторларыбыз икешәр техникада йөри, аның барысы да берьюлы кулланылмый инде, – дип сөйли Әмир Заһидуллин.
2019 елдан, көтүче булмау сәбәпле, маллар ферма кардасында гына ятарга мәҗбүр була. Бу үз чиратында сөт җитештерү күләменә йогынты ясамый калмый. Быел исә 30 гектар мәйданда «электропастух» урнаштырганнар һәм ул ферма белән янәшә генә. Ягъни, сыерлар болынга чыгып, сусыл үлән белән сыйлана да, фермага кайтып ял итә һәм яңадан табигатькә чыга. Бик уңайлы, шунлык белән җәен сөт җитештерү кимемәгән.
Декабрь аеннан районда сөт җитештерү буенча «Тау Иле» хуҗалыгы беренчелекне алып бара. Көненә 800 литр сөт савалар, бер сыердан 16 литр тәшкил итә.
– Узган ел бу сан 350 литр булган. Сводканы 2013 елдан бирле алып барам, барысын да анализлыйбыз, чагыштырабыз. 2013 елда, мәсәлән, миндә 150 баш сыер булган. Сөтне, литрын 31 сумнан, Албабага тапшырабыз. Лейкоз авыруы да үзәккә үткән иде. Бозауларны ясалма орлыкландыруга күчкәч, картина уңай якка үзгәрде, – ди җитәкче.
Сыерларның кардага ял итәргә кайткан вакытларына без дә туры килдек. Алдан өйрәтеп куйган диярсең, рәт-рәт тезелеп барган сөтлебикәләр безнең камераны күреп, туктап, фото һәм видеога да бик теләп төште. Терлек азыгы әзерләү буенча проблема юк, 800 тонна сыйдырышлы бер баз сенаж салынган, 50 тонна печән чабылган. Кыскасы, кышны курыкмыйча каршы алачаклар.
26 ел хезмәт юлын «Тау Иле» хуҗалыгына багышлаган, алыштыргысыз егет Рөстәм Габидуллин белән дә очрашып сөйләштек. Казан ветеринария институтын бетергәннән бирле ул биредә.
– Әнием медицина юлын сайлавымны теләгән иде. Мин исә ветеринар һөнәренә өстенлек бирдем һәм авылга кайттым. Укуны тәмамлагач, Норлат участок ветеринария дәваханәсенә эшкә чакырдылар. Мин тәҗрибә тупларга кирәк әле дип, колхозга кайттым. Бүгенге көндә төп эшемнән тыш ферма мөдире, зоотехник, сөт блогында лаборант булып та торам. Кеше җитмәү сәбәпле, 4-5 вазифа йөкләнгән. Чөнки яшьләр килми, ничек тә үзләрен авыл хуҗалыгы белән кызыксындырасы иде дә бит. Хезмәт хакын ай саен, вакытында алабыз, – дип сөйли Рөстәм Габидуллин.
28 июльдә уракка төшкәннәр, көзге бодай суктыралар. 400 гектар мәйданның 100ендә азык культуралары һәм берьеллык, күпьеллык үләннәр үсә, 300ендә – бөртеклеләр. Бер «Дон» һәм «НИВА» комбайны бар, тик комбайнчыларга кытлык. Ышансызмы юкмы, Әмир Заһидуллин комбайнына үзе утыра. Мәсәлән, беренче көндә ул иртәнге 10нан кичке җидегә кадәр 13 бункер көзге бодай суктырган. Уңыш гектарыннан 30 центнер чыга.
«Кемдер әйтер, җитәкче башы белән комбайнга утырырга калган икән дип, мин, киресенчә, горурланам гына. Чөнки техниканы яратам. Һәм бер авырлыгын да күрмим. Гомумән, безнең хуҗалыкта һәркем тигез. Дус-тату булып, аңлашып эшлибез. Шул вакытта гына уңышка ирешергә мөмкин һәм авырлыклар безне чыныктыра гына», – ди ул.
Менә шулай, тир түгеп, авырлыклар алдында тез чүкмичә авылларын үстерү, хуҗалыкларын яшәтү өчен тырышучыларга сокланып кайттык. Киләчәктә дә уңышларыгыз тагын да күбрәк булсын.
Фото/видео: Илсөя Садыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев