Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS: мәктәпкә җыенырга ярдәм итте

Яңа уку елы башланыр­га санаулы көннәр генә калды. 1 сентябрь – Белем көне тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлау­чы балалар өчен аеруча дулкынландыргыч вакыйга.

Алардан бигрәк, әти-әниләр борчыла. Хәер, шәһәребез предприятие­ләрендә эшләүчеләрнең күңеле тыныч. Аларга хезмәт урыныннан бик тә кирәкле ярдәм күрсәтелә.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе кысаларында, шәһәребезнең «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе (POZIS) 18нче тапкыр үз хезмәткәрләренең 1нче сыйныфка баручы укучыларына, барлыгы 90 балага, букчалар тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге хәйрия акциясен иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә безнең шәһәрдә әлеге предприятие уздыра башлый. Девиз буларак исемен дә алар уйлап таба һәм бу кирәкле чара республика буенча киң колач ала.
Бәйрәм быел да, традиция буенча, һәркем күңелендә истә калырлык итеп үткәрелде. Завод каршында җыелган малай-кызларның шатлыклы йөзләрен күрсәгез икән! Автобуска утырып, территориягә кергәндә: «Уау, бу бит завод», «Монда минем әнием эшли!» – дип, бер-берсен уздыра-уздыра хисләре белән уртаклашуларын ишеткәч, сөенеп куйдым. Алар әти-әниләренең шундый дәрәҗәле урында хезмәт итүләре белән горурлана.

– Бу тантаналы көн белән котлыйм. Сез дә әти-әниләрегез кебек илебезне, респуб­ликабызны һәм туган шәһәребезне ярата торган, хезмәт сөючән патриотлар булып үсәрсез дип ышанам. Белгәнемчә, 2007 елларда сезнең урында булган балалар, бүген безнең белән бер сафта. Һәм сез дә яхшы билгеләргә генә укып, чын кеше булырсыз дип ышанам. Безнең предприятие җитештерүдә генә түгел, ә спортта да сынатмый. Футбол да уйныйбыз, хоккей да, спартакиадаларда да сынатмыйбыз. Киләчәктә командабызга кушылырсыз дип өметләнәм. Ә букчаларыбыз тылсымлы, яхшы билгеләрне генә ярата. Илебезгә тынычлык, имин көннәр, барчагызга да бәхет һәм белем илендә уңышлар телим, – дип сәламләде инде берничә көннән мәктәп укучылары булачак балаларны заводның генераль директоры Радик Хәсәнов.

Регина Ергачева баласын мәктәпкә озатучы әти-әниләрнең берсе. Улы 6нчы сыйныфка барса, кызы да мәктәп укучысы булырга әзерләнә. «Берәүгә дә сер түгел, балаларны яңа уку елына әзерләү кесәгә суга, бик чыгымлы. Берсенә генә дә якынча 20 мең тирәсе акча китә. Безнең предприятиедә ел да шундый акциянең оештырылуына, җитәкчебез Радик Шәүкәт улына, чиксез рәхмәтлебез. Гаилә бюджетына зур ярдәм бу», – дип шатлыгы белән уртак­лашты әңгәмәдәшебез.

Балаларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева да котлап, теләкләрен җиткерде: «Сез әти-әниләрегез белән горурланырга тиеш. Чөнки илебез бигүк җиңел булмаган чор кичергәндә, алар тырыш хезмәтләре белән үзләреннән зур өлеш кертә. Сез дә яхшы билгеләргә генә укып, бу тормышта үз урыныгызны табарсыз дип ышанам, хәерле сәгатьтә!».

Менә ул бәхетле мизгелләр! Малайларга – зәңгәр, кызларга ал төсле матур, сыйфатлы, эченә күп төрле канцелярия кирәк-яраклары, тәмлүшкәләр салынган букчалар булачак беренчеләр кулында. Шатлыклы елмаюларын күрү дә ни тора!

Кулда – букча, ә алда балаларны тагын да күңеллерәк минутлар көтте. Әти-әниләре эшләгән цехлар буенча оештырылган экскурсия күңелләрендә онытылмаслык булып сакланыр әле.
Хезмәткәрләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтеп торучы POZISның балалары белем иленә барырга әзер. Киләчәктә дә сабыйларның сөенүләрен ешрак күрергә, бәхетле минутларны күбрәк бүләк итәргә насыйп булсын иде. Хәерле сәгатьтә!

ИЛСӨЯ САДЫЙКОВА ФОТОРЕПОРТАЖЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев