Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кеше приюты» өлкәннәрне шатландырды

Яшел Үзәндә бушлай кайнар ризык таратучы «Кеше приюты»ның ике пунктында да, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, азык-төлек җыелмасы өләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, «Кеше приюты» хәйрия проектының төп бурычы – халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү. Андыйлар күп, алар – аз керемле пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар, янгыннан зыян күрүчеләр, йортсызлар. Кайнар ризык әзерләргә мөмкинлеге булмаган кешеләр төшке аш вакытында бирегә килә. Октябрьнең бер матур көнендә ризык белән генә сыйланып калмыйча, ит, ярмалар, химия кирәк-яраклары салынган бик зур пакет та алып кайтып киттеләр. Әлеге күчтәнәч 65 яшьтән олырак булган абый-апаларга бирелде.

– Иганәчеләргә чиксез рәхмәтлебез. Ярый әле безне шулай хөрмәт итеп, ярдәм итүчеләр бар.Үзләренә дә Аллаһ исәнлекләрен бирсен, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Габбас Зиннәтуллин.

Бу изге эшне «Кеше приюты» фондының попечительләр советы «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе белән берлектә үткәрә.

– Безнең «Меценатлар» берләшмәсенә 270тән артык эшмәкәр керә. Алар төрле диннән, төрле милләт кешеләре, тик безне бер максат – изге эш берләштерә. Татарстанда «Кеше приюты»ның 30дан артык ноктасы эшли, шуның икесе – Яшел Үзәндә. Бүген барлыгы 100 пакет азык-төлек җыелмасы таратабыз. Әлеге акция Яшел Үзәндә икенче тапкыр уздырыла. Әлбәттә инде, без өлкәннәргә бер көндә генә түгел, ә яхшы карашыбызны, мәрхәмәтле булуыбызны даими күрсәтеп торырга тиеш. Форсаттан файдаланып, һәрбарчасына да сәламәтлек, бәрәкәтле, рәхәт тормыш телим, – диде «Меценатлар» хәйрияче-эшмәкәрләр җәмгыяте рәисе Ильяс Гыймадов.

Аз күләмдә пенсия алып, даруга, коммуналь хезмәтләргә һәм башка кирәк-яракка түләгәч, акча ашарга җитми дә кала. Ялгыз яшәүчеләргә аеруча авыр. Ни кызганыч, арабыз­да менә шулай көн күрүчеләр аз түгел. Әле дә ярый «Кеше приюты» кебек кайнар ризык таратучылар бар, дип шатланып та куясың. Күчтәнәчләр алган көнне дә өлкәннәрнең күзләрендә күпме рәхмәт хисләре ярылып ятканны күрсәгез икән! Алар өчен үзебез дә сөендек һәм игелекле акцияне оештыручыларга рәхмәтебезне укыдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев