Туган телеңне белү – зур байлык. Ә гаиләдә туган телдә сөйләшеп, милләтеңнең гореф-гадәтләрен саклап яшәү – тагын да кадерлерәк.
Бүгенге героебыз – Мәликә Исмәгыйлева. Олы Карауҗа авылының 48 нче номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасына йөри. Балалар бакчасында, мәдәният йортларында узучы төрле чараларда һәм бәйгеләрдә актив катнаша, татар телен ярата һәм аны белүе белән горурлана. Шулай ук, ул Күлбаш авылының талантлы "Авылым җәүһәрләре" коллективының бер өлеше.
Туган телгә мәхәббәт иң элек гаиләдән башлана. Өйдә әти-әниең, әби-бабаң белән үз телеңдә аралашу – милләтеңә мәхәббәтнең ныклы нигезе ул.
*Әлеге проект социаль программаларны үстерү фонды кысаларында гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев