К.Маркс урамындагы базарда 60 яшьлек ирнең башына тимер таяк белән сукканнар
Яшәеш

К.Маркс урамындагы базарда 60 яшьлек ирнең башына тимер таяк белән сукканнар

Узган атнада Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 950 чакыру килгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 552се – шәһәрдән, 398е районнан булган. 396 кеше госпитализацияләнгән: 282се – шәһәрдән, 114е – районнан.

К.Маркс урамындагы базарда билгесез зат 60 яшьлек ирнең башына тимер таяк белән суккан. Башы җәрәхәтләнгән ирне травматологиягә китергәннәр.

Васильевоның Мәктәп урамында 92 яшьлек әбине бәрдергәннәр. Башы җәрәхәтләнгән җәяүле травматологиягә китерелгән.

Заикин урамында, билгесез затлар кыйнаудан, баш мие селкенгән 29 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә алып килгәннәр.


Нет комментариев