Чараның барлык уеннары һәм бәйгеләре көз темасына багышланган иде — катнашучылар көзге муллык, табигать матурлыгы һәм иҗат дөньясына чумдылар.
Бу матур һәм истә калырлык бәйрәм балалар өчен иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы коллектив эшчәнлегенә кушылу, дуслар арасында ял итү өчен бик яхшы мөмкинлек иде. Яшүсмерләр төрле конкурсларда актив катнаштылар: көзге композицияләр ясадылар, шигырьләр укыдылар, музыкаль чыгышлар әзерләделәр һәм интеллектуаль уеннарда көч сынаштылар.
– Алар бик күп эмоцияләр алдылар, бәйрәм күңелле һәм дустанә шартларда узды. Сәхнәгә чыгып уенда катнашу, үзе бер җиңү, үзе бер батырлык ул. Афәрин егетләр, кызлар! – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Чара яшүсмерләрдә табигатькә, матурлыкка мәхәббәт, дуслык, аңлашу хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Мондый бәйрәмнәр яшь буынның иҗади потенциалын ачуга, аралашу күнекмәләрен ныгытуга һәм коллективта үз-үзен тоту культурасын формалаштыруга ярдәм итә.
Нет комментариев