Казан аэропорты «Макс» мессенджерындә пассажирлар өчен чат-бот эшләтеп җибәрде
Яшәеш

Казан аэропорты «Макс» мессенджерындә пассажирлар өчен чат-бот эшләтеп җибәрде

Аның ярдәмендә рейслар расписаниесен белергә, тоткарланулар һәм очыш графигындагы үзгәрешләр турында мәгълүматны ачыкларга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт министрлыгы.

Цифрлы ярдәмче шулай ук терминаллар, авиакомпанияләр, аэропортка кадәр юл маршрутлары һәм рейс тоткарланган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирә.

Моннан тыш, чат-бот аша VIP-заллар, бизнес-зоналар һәм парковка турында мәгълүмат алырга, сезонлы расписаниегә һәм авиабилетлар сатып алуга күчәргә мөмкин.

Татар-информ


Нет комментариев