Яшәеш

Татарстанда табыш салымы буенча җыемнар 36%ка артты

2026 елның гыйнвар – сентябрь айларында алар 156 млрд сумны тәшкил итте, дип хәбәр итте ТР буенча УФНС җитәкчесе Марат Сафиуллин республиканың финанс, казначейство һәм салым органнары киңәшмәсендә.

Аның сүзләренчә, мондый гадәттән тыш үсеш нефть һәм нефть продуктларын сатудан кергән керемнәр белән тәэмин ителгән.

— Табыш салымы үсешенең 86%ы файдалы казылмалар чыгаруга һәм нефть продуктларын сатуга туры килә, — диде Сафиуллин.

Шул ук вакытта ТР буенча УФНС җитәкчесе салым администрированиесен яхшыртуның мөһим ролен билгеләп үтте.

Икътисадның калган тармакларында — тотрыксызлык. «Өчтән бер өлеш предприятиеләрдә 98 млрд сум күләмендә зыян теркәлгән», — дип өстәде ул.

Барлыгы Татарстанда 1,3 трлн сумга якын салым җыелган, үсеш 10,6% тәшкил иткән.

Реальное время


Нет комментариев