Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчылылар үз көчләре белән һәр урамдагы чүп савытлары мәйданчыгын яңарткан

Чүп-чар мәсьәләсе кайвакытта мәңге бетмәс тема кебек тоела. Шәһәрдә булсынмы ул, авыл җирлегендәме, вакытында түгелми, тирә-юньне ямьсезләп яткан көнкүреш калдык­лар турында без дә күп яздык, җыеннарда да шактый сөйләнде. Әмма төбәк операторының эшенә ризасызлык белдерүчеләр бар. Һәм бу урынлы!

Чүп контейнерлары тулып, урамны ямьсезләп, пычратып яткан күренеш бакыр­чылыларның үзәгенә үткән ахрысы. Алар бу хәлгә нокта куярга була һәм бары тик үз көчләренә таянып.

– Фотоларда күренгәчә, бүген Бакырчының чүп түгү халәте менә шундыйрак. Авыл халкы белән киңәшләштек тә, һәр урамдагы чүп савытлары мәйданчыгын яңартырга булдык. Ничек итепме? Һәр урам халкы үз мәйданчыгы өчен акча җыйды. Бу эшне кемнеңдер ире, абыйсы башкарды, мөмкинлеге булмаганнар, яллатып эшләтте. Моңа район җитәкчелеге булышмады. Кемнәндер ярдәм көтеп утыра торган чак түгел. Авылның чисталыгы, төзеклеге үзебезгә кирәк! Безнең урамда, мәсәлән, бу фикергә каршы килүче булмады. Шатланып эшләдек, нәтиҗәсе сөендерә. Ә инде көпчәкле савытларны кайтарткан авылдашыбыз Рафыйк Бәхтияровның улы Рәдифкә чиксез рәхмәтлебез, – дип сөйли Фәнзилә Бикмуллина.

Көнкүреш калдыклары мәйданчыгының торышы, күп вакытта халыкның үзенә дә бәйле. Савытларның тулып ятканын күрә торып та, чүп ташлаучылар бар бит. Аннан, чыбык-чабык, бәрәңге саплары да контейнерга салынырга тиеш түгел. Бу хакта мең тапкыр язганбыздыр инде. Бигрәк тә вакытлыча яшәргә кайткан бакчачыларның кайберләре шулай ямьсез кылана.

Бакырчы халкы һәрва­кытта да активлыгы, бер­дәм­леге белән аерылып тора. Менә бу гамәлләре белән дә күпләргә үрнәк күрсәттеләр. Әйе, бу язманы укыгач, «Без бит акча түлибез!» – диючеләр табылыр. Һәрнәрсәне акча белән генә үлчәп булмый. Чисталыкта яшәүләре үзебезгә күңелле түгелме соң?!

Фотода Бакырчының үзәк урамы. /Фәнзилә Бикмуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев