Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инна Красильникова: «Әлеге приют булмаса, кызым – балалар йортында, мин урамда калган булыр идем»

Аш бүлмәсеннән тәмле ризык исе килеп, борынны кытыклап торган җылы өйгә, яраткан гаиләң, якыннарың янына кайтып керүнең нинди зур бәхет булуын күбебез аңлап та бетермидер, мөгаен. Гадәти күренеш кебек кабул итәбез. Шулай бит? Авырлы килеш, яки бала белән ялгызы, урамда ике юл чатында калучылар үз өең булуның нинди зур байлык икәнен яхшы аңлый.

Кырыс язмыш җилләренә дучар булып, кая барып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга белмәгән кешеләр, ни кызганыч, арабызда бик күп. Нәкъ менә шундыйларга «Мамино гнездышко» приюты ярдәмгә килә дә инде.
Яшел Үзәннең «Мамино гнездышко» кризис үзәге – «Шәфкатьлелек – Казан» хезмәтенең партнерлык проекты һәм ул Казан епархиясе карамагында тора. Кризис үзәге авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатыннарга һәм балалары булган аналарга комплекслы ярдәм күрсәтә. Һәрберсенең катлаулы тарихы бар, кемдер тораксыз һәм яшәү өчен акчасыз калган, кемдер гаиләдә җәберләүгә, көчләүгә дучар булган. Күбесен, кулларында сабыйлары була торып, яраткан ир-атлары алдаган һәм ташланган...

Яшел Үзәннең Загородная урамында урнашкан бу бу приют үз эшчәнлеген элеккеге мәктәп бинасында башлый. Мелания Апраксина быелның февралендә үзәк директоры итеп билгеләнә. Шушы олы йөрәкле ханым инде 2017 елдан бирле хәйрия оешмалары командасы эшендә кайнап яши. Алты елдан артык Казандагы хатын-кызлар приютында администратор була.

Элек Казан белән Яшел Үзән приютлары бер канат астында яши иде. Хәзер исә без аерылып чыктык. Шуңа да эшчәнлегебезне башкаларга да күрсәтәсебез килә. Бүгенге көндә биредә балалары белән дүрт ана яши, чынлыкта 11 гаиләне кабул итү мөмкинлегебез бар. Коллективта 9 кеше эшли, дүртесе координатор, ягъни, график буенча, тәүлек әйләнәсе алар биредә. Безгә килгән һәркемгә шәхси якын киләбез, кемгәдер документларын торгызырга, балага пособие билгеләргә кирәк. Төрле яклап ярдәм күрсәтәбез, – дип сөйли җитәкче.

Шулай итеп, монда эләккән гаиләләрне вакытлыча торак, ризык белән тәэмин итәләр, психолог, юрист ярдәме күрсәтәләр, эшкә урнашырга булышалар. Шулай ук, кризис үзәге күп балалы гаиләләрне дә үз канаты астына алып, гуманитар һәм азык-төлек ярдәме күрсәтә. Хәзерге вакытта үзәк ай саен Зеленодольск шәһәре һәм районыннан 58 гаиләгә азык-төлек тарата.

Чиста, якты, яшәр өчен барлык шартлар да булган бинада йөрибез. Һәр гаилә аерым бүлмәдә яши. Ашханәдә безгә елмаеп бер сабый карап утыра. Савыт-саба юып йөрүче ханым әнисе Инна икән. Монда сыену урыны таба алуына чиксез бәхетле ул.

– Әлеге приют булмаса, кызым – балалар йортында, мин урамда калган булыр идем. Казанда туып-үстем. Авырлы булуымны белгәч, эштән китүемне сорадылар. Барысы да бер мәлдә булды: әнием яман шештән хастаханәгә эләкте, әле дә дәвалана, әтием якты дөньядан китеп барды, ә иремне хөкем иттеләр. Мин бала белән ялгыз, акчасыз урамда калдым. Әти-әнием олы яшьтә иде инде. Алар үз фатирларына чүп савытыннан бик күп кирәкмәгән әйбер ташып тутырган. Шуңа да анда бала белән яшәргә мөмкинлек булмады. 12700 сум пособие акчасына фатир яллап тора алмыйм ич. Ел буе «доширак» ашап яшәгән чаклар да булды. Бүген бу ризыкны күрсәм, калтырана башлыйм. Туганнардан да ярдәм өмет итү мөмкин түгел иде, апаның үз проблемасы. Әлеге приют турында танышлардан белдем. Рәхмәт, безне сыендырдылар, һәрьяклап ярдәм итәләр. Нәрсә хакында хыялланаммы? Тулы гаиләдә яшисем, эшкә урнашасым килә. Тормыш мәгънәсе менә шушы балам – Амелия, – дип сөйли Инна Красильникова.

Ирина Шәйдуллина тумышы белән Башкортстан якларыннан, Мәскәүдә эшләп йөргән чагында дус кызы белән Казанга кунакка кайта һәм аны очрата…


– Мәхәббәтнең күзе сукыр диюләре дөрес икән. Закон белән проблемалары булгач, без язылышмадык. Тимурдан ике бала таптым. Ул Россия гражданины түгел. 19 яшьлек кызның акылы да булмагандыр инде. Әүвәл әйбәт кебек иде, аннан эчә башлады. Башын югалтып, нишләгәнен белмәде. Фатир яллап тордык. Ул эшләде, мин декретта пособие алдым. 4 яшьлек улым һәм 1 яшь тә 4 айлык кызым бар. Мелания белән без күптәннән таныш. Мин Казан прию­тында бер ай яшәп алган идем. Тасма

теленә ышанып, үзгәрер дип, кабат кайттым. Тик ул урамдагы баганага да көнләде, кибеттә тоткарлансам да, тузына иде. Түзәр әмәлем калмагач, кабат Меланиягә шалтыраттым. Ул безне берсүзсез бирегә чакырды. Бүлмә бирделәр, кече тәрбияче булып балалар бакчасына эшкә урнаштым. Монда торак белән генә түгел, азык-төлек, дару, балаларга памперслар белән дә ярдәм итәләр. Кайберәүләр өчен өйдән дә яхшырак урын бар икән ул. Бүгенге көндә җаным тыныч, курку юк, монысы иң мөһиме. Уфада ятим буларак фатир биргәннәр иде, менә аны ремонтлап, бурычларын түләп, тормышны яңадан башлыйсым килә, – дип сөйли Ирина.

Кризис үзәге психологы Ксения Корсакова сүзләренә караганда, бирегә авыр тормыш хәлендә калган әниләр мөрәҗәгать итә. Нәкъ менә ул гаилә золымына эләккән ханымнарны тормышка яраклашырга, үз-
үзеңне тотарга өйрәтә, кабат шундый очракларга юлыкмас өчен терапия, тренинг­лар уздыра. Дәресләр параллель рәвештә балалар белән дә үткәрелә. Чөнки ана кеше үз проблемаларына чумганда, бала эмоциональ яктан да, сөйләм ягыннан да тоткарлыклар белән үсә, тәрбия җитми.
Шушы приютны тоту, хезмәт хакы түләү өчен акча каян алалар соң?
Приют хәйриячеләр акчасына эшли! Шуңа да хатын-кызлар, балалар һәм хезмәткәрләр өчен теләсә нинди ярдәм мөһим. Әгәр дә сезнең приютка булышырга теләгегез бар икән, дежур координаторларга шалтыратып, хәзерге вакытта нинди ихтыяҗ булуын ачыклый аласыз:


*координатор белән элемтә өчен – 89093060092;
*җитәкчеләре
Мелания – 89046694083.


Юк-барга зарланып, нидәндер гел канәгать булмыйча яшәгәндә, менә шушындый яралы язмышлар белән танышкач, оят булып китә. Бу приюттан чыккан аналарның якты тормыш башлауларына бик тә өметләнәсе килә. Һәр хатын-кыз бәхеткә лаек!

Кризис үзәге җитәкчесе Мелания Апраксина киләчәктә үзәктә эшләү өчен волонтерлык хәрәкәтләрен җәлеп итәргә һәм мөмкин кадәр күбрәк ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне колачларга планлаштыра. Үзәкнең эше белән тулысынча «Мамино гнездышко» ВК социаль челтәрендә танышырга мөмкин. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле, кеше язмышына битараф булмаучылар командасына нәкъ менә сез дә ярдәм итә аласыз, дуслар.

 

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев