Районыбыз кырларында эшнең уттай кызган чагы
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк дип, юкка гына әйтми безнең халык.
Районыбыз кырларында эшнең уттай кызган чагы. Игенчеләребезнең уракка төшүләре турында хәбәр иткән идек инде. Бүген төп максат – өлгергән мул уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу. Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк дип, юкка гына әйтми безнең халык. Чөнки ашлык кайтып урнаштырылгач кына җиңел суларга була.
Районда иң беренчеләрдән булып урып-җыюга керешкән «Красный Восток Агро» җәмгыятенең эш барышын һәм хезмәтчәннәренең хәлләрен без шушы көннәрдә белешеп кайттык. Иртәдән үк елмаеп чыккан кояш үзеннән-үзе авылга дәште. Җитәкчеләре Ислам Закиров ниятебезне аңлап: «Бар да әйбәт, эшлибез», – дип тыныч кына каршы алырга тырышса да, кылны кырыкка ярыр чакта борчылуы йөзенә чыккан иде.
– Гомумән 32 мең гектар җиребез бар. Бүгенгесе көндә, урып-җыю белән беррәттән, кышка терлек азыгы әзерләү бара. Икенче, өченче тапкыр чабудан сенаж салабыз, 25 мең тоннасы әзер, барлыгы 30 мең тонна кирәк булачак. Силоска чыгарга әле иртәрәк. Салам әзерлибез, анысы барлыгы 6 мең тонна кирәк булачак, терлекләр астына җәяргә дә тотабыз. Аннан, пар җирләрен эшкәртеп, көзге культураларны чәчәргә әзерлибез. Күпьеллык үләннәргә кызу артык тәэсир итте дип әйтеп булмый. Аның каравы, бөртекле культуралар вакытыннан алда өлгерде, эссе көйдерде. Шуңа да елдагыдан иртәрәк, 14 июльдә, урып-җыюга керештек. Әүвәл «рыжик» дигән культураны җыйдык, хәзер комбайнчылар көзге бодай кырында эшли. Бодай гектарыннан 28 центнер чыга. Көзге бодайның 15, ә гомуми мәйданның 20 проценты җыелды. Аннан арпага керешәчәкбез, – дип сөйли Ислам Закиров.
Авыл хуҗалыгында бар да ал да гөл генә дип язсам, дөреслеккә туры килеп бетмәс. Проблемаларга да күз йомып булмый.
– Барлык төр кадрларга кытлык кичерәбез. Мәсәлән, «Сельхозтехника»га директор кирәк. Зарланып әйтүем түгел, механизаторлар, шул исәптән комбайнчылар да җитми. 70-75 яшьтә булып та, безнең белән бер сафта эшләп йөрүче хезмәткәрләребез күп. Мондый картина бер бездә генә түгел, ил буенча шундый хәл. Ә бит механизаторларыбыз начар хезмәт хакы алмый. Мәсәлән, комбайнчының хезмәт хакы көненә күпме суктырганына карап бирелә. Тиешле норманы үти икән, икеләтә түләнә. Андыйлар көненә 10-12 мең сумга кадәр акча эшли ала, – ди җитәкче.
Әйе, акча җиңел керми, ул таш астында, ә аны күтәрү өчен, ай-һай, тырышырга кирәк. Тузанга да батасың, ачу китереп ватылган техникасын да төзәтәсең, кыскасы, авырлыклар алдында баш имисең. Ямьле Бакырчы авылын узып, «Тигеш күле» дигән кырга күтәреләбез. Алдан сөйләшеп куйганнар диярсең, безне бер төркем механизаторлар – комбайнчылар, шоферлар каршы алды. 108 гектар мәйданда чәчелгән көзге бодайны җыеп бетерүләре икән. Бер тамчы да арыганлыкларын күрсәтмичә, көлешеп, шаярышып сөйләшеп тә алдык. «Ашханәдән китерелгән төшке ашны ашыйбыз да, күрше кырга күчәбез», – диләр. Араларында иң яше – Татар Танае егете Булат Гатауллин. Баксаң, комбайнчылар нәселеннән икән, бабасы Ильяс, әтисе Илсур да район кырларын иңләгән кешеләр.
Быел югары уку йортын – Казан аграр университетын тәмамлап, кулыма диплом алдым. Белгечлегем буенча –
агроинженер. «Красный Восток Агро» җәмгыятеннән максатчан программа буенча укыдым һәм бирегә эшкә кайтырга тиеш буламын. Урып-җыюны тәмамлагач, көзгә армия сафларына барачакмын, – дип планнары белән дә уртаклашты 22 яшьлек яңа белгеч Булат Гатауллин.
Техника ватылмыйча, һава торышы уңай торып, Яшел Үзән районы игенчеләренә куйган максатларына ирешергә насыйп булсын. Армыйча эшләгез, барчагызга да Аллаһ куәт бирсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев